Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәдә лагерь ачылды

"Чулпан" лагере бүген кабат үзенең ишекләрен ачты. Бу юлы анда район мәктәпләрендә укучылар ял итәчәк. Араларында Казаннан кайткан кунак балалар да бар. Лагерь җитәкчесе Рамил Шәйхиев сүзләренә караганда, биредә барлыгы 44 бала ял итәчәк. Аларны районыбызның күренекле кешеләре белән кызыклы очрашулар, төрле уеннар, җыр - бию, сәяхәтләр көтә. Балаларның вожатыйлары...

"Чулпан" лагере бүген кабат үзенең ишекләрен ачты.

Бу юлы анда район мәктәпләрендә укучылар ял итәчәк.

Араларында Казаннан кайткан кунак балалар да бар.

Лагерь җитәкчесе Рамил Шәйхиев сүзләренә караганда, биредә барлыгы 44 бала ял итәчәк.

Аларны районыбызның күренекле кешеләре белән кызыклы очрашулар, төрле уеннар, җыр - бию, сәяхәтләр көтә.

Балаларның вожатыйлары - Арча педагогия көллиятеннән студент егетләр.

Ә өлкән пионервожатый - үзебезнең Иске Мәңгәр кызы, Казан мәктәпләренең берсендә инглиз теле укытучы Лилия Җаббарова. Тәмле ашлар белән " Сәләт" лагере балаларының зур хөрмәтен казанган Фирая апалары белән Раушания апа сыйлаячак. Сәламәтлекләрен Алия Горшкова карап -тикшереп торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев