Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнә саф татар районымы?

Милләтара тынычлык һәм гражданлык килешүе - Татарстан үсешенең төп юнәлеше Әтнә районы саф татар районы булып саналса да, соңгы елларда районыбызны үз итеп читтән кайтучылар күбәйде. Алар арасында үзбәкләр, грузиннар, әрмәннәр һәм башка милләт вәкилләре бар. Ә күрше мари дусларыбыз белән без күптәннән дусларча мөнәсәбәттә яшибез. Элегрәк, сугыштан соңгы авыр...

Милләтара тынычлык һәм гражданлык килешүе - Татарстан үсешенең төп юнәлеше

Әтнә районы саф татар районы булып саналса да, соңгы елларда районыбызны үз итеп читтән кайтучылар күбәйде.

Алар арасында үзбәкләр, грузиннар, әрмәннәр һәм башка милләт вәкилләре бар. Ә күрше мари дусларыбыз белән без күптәннән дусларча мөнәсәбәттә яшибез. Элегрәк, сугыштан соңгы авыр елларда безнең Мари Иле белән чиктәш авылларда яшәгән милләттәшләребез шул якларга күченгән. Марилар ул вакытта бик бай яшәгән, турыдан туры Мәскәү тәэмин ителешендә булган. Еллар узган, безнең якларда да авылларга тиешле игътибар арткан. Күрше республика авылларыннан инде мари дуслар безнең якка күчә башлаган. Чыннан да ике республика арасында тормыш- яшәешне чагыштырсаң - җир белән күк арасы. Һәм бу һичшиксез Татарстан файдасына.

Марилар белән татарларның тату яшәвенең ачык мисалы булып Калатаудагы "Изгеләр зираты" тора. Мари дуслар бу урынны үзләренчә зиярат кылалар. Әби- бабайлары рухын искә алып, тоз, йомырка, чәй куеп китәләр. Дин кардәшләребез бирегә килеп дога укысалар, мәҗүсилек диненә караган мари халкы зират әйләнәсенә чүпрәк- чапрак элеп, үз гореф- гадәтләренә тугры кала. " Безнең кардәшләребез дә күмелгән бирегә", - дип, бу гамәлләрен үзләренчә аңлата алар. Ике дин вәкилләренең үзара килешеп, бер-берсенең диннәренә хөрмәт аша каравының ачык мисалы бу. Район күмәк хуҗалыкларында хезмәт куйган терлекчеләр арасында да мари милләтеннән булганнары байтак. Тырыш, булган хезмәтчәннәрне авыл халкы да үз итә. Татар егетләренә тормышка чыккан мари кызлары арасында никах укытып, мөселман динен кабул иткәннәре дә бар. Әнә шулай гасырлардан килгән дуслык республикабыз, районыбыз җитәкчелегенең ярдәме белән һаман да үсә, ныгый. Татарстан һәрвакыт күршеләр арасында тату мөнәсәбәт, аңлашып яшәү үрнәге булып торды. Милләтара тынычлык, гражданлык килешүе, диннәргә, дини традицияләргә хөрмәт белән карау - Татарстан характерында. Республика гасырлар буенча төрле халыкларның күпмилләтле йорты буларак үсеш алды. Татарстанда мөселман һәм христиан мәдәниятләренең хәзинә байлыклары, дин тотучылар өчен изге урыннар урнашкан. Чиркәү һәм мәчетләрне торгызу - хакимиятнең аерым игътибар үзәгендә. Моның символик үрнәге - 1932 елда шартлатылган " Казанской Божьей Матери" иконасы соборын торгызу Болгар ислам академиясен төзү белән параллель рәвештә алып барылачак. Узган елның 4 ноябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хактагы указга кул куеп, мөселманнарның һәм христианнарның дини хисләренә тигез хөрмәтле карашта булуын тагын бер кат раслады. "Бу Татарстан тарафыннан дин һәм милләтара тынычлык һәм килешүнең , конструктив дәүләт дини килешү үсешенә тоткан юлының ачык мисалы ", - диде бу уңайдан Президент Рөстәм Миңнеханов.

Күптән түгел Татарстанда ике көнлек визит белән Мәскәү һәм бөтен Русия Патриархы Кирилл булып китте. Патриарх милләт һәм конфессияара тынычлык, гражданлык килешүе территориясе буларак, бу сәфәренә аерым игътибар бирде.

Мәскәү һәм бөтен Русия Патриархы Кирилл республикада алып барылган милләтләр арасындагы тынычлык һәм килешү сәясәтен хуплавын белдерде. "Татарстанда мондый тигез караш инде традициягә әйләнде. Православие динендәге һәм мөселманнар өчен изге урыннарны торгызу эше план нигезендә һәм даими рәвештә дәвам итә. Республика җитәкчелеге традицион конфессияләрнең изге башлангычларына һәрдаим ярдәм итәргә әзер. Менә карагыз, дөньяның кайсы төбәгендә христиан соборына нигез салыну тантанасында югары мөселман җитәкчелеген күрергә була? Бары Россиядә генә. Без үзгә, һәм безнең көчебез нәкъ менә шунда!"- диде ул.

Татарстан регионнар арасында беренчеләрдән булып милли фестиваль һәм бәйрәмнәрне үткәрүне традициягә кертте. Казанның балалар бакчалары Россиянең иң яхшы ике телле тәрбия бирү чыганагы буларак танылу алды. Бу һәм шуңа охшаш күп кенә мисаллар республикада һәр халыкның милли үзаңын күтәрүгә, Татарстанда яшәүче бар халыкларның мәдәниятен саклау һәм үстерүгә бөтен шартлар тудырылуын ачык күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев