Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәдә "Мулла" фильмын төшерәләр- фоторепортаж

Әтнә районының Күәм авылында Гыйлемхан Галләмов хуҗалыгында Миләүшә Ләбиб кызы Айтуганова җитәкчелегендәге ТР "Татаркино" оешмасы коллективы, кырыкка якын кеше, Туфан Миңнуллинның "Мулла" пьесасы мотивлары буенча "Мулла" фильмын төшерәләр. Алдан хәбәр ителгәнчә, әлеге фильмга Әтнә дәүләт драма театры артистлары уйнаган, режиссер Рамил Фазлыев куйган "Мулла" спектакле нигез итеп алынды. Әлеге спектакльне...

Әтнә районының Күәм авылында Гыйлемхан Галләмов хуҗалыгында Миләүшә Ләбиб кызы Айтуганова җитәкчелегендәге ТР "Татаркино" оешмасы коллективы, кырыкка якын кеше, Туфан Миңнуллинның "Мулла" пьесасы мотивлары буенча "Мулла" фильмын төшерәләр.

Алдан хәбәр ителгәнчә, әлеге фильмга Әтнә дәүләт драма театры артистлары уйнаган, режиссер Рамил Фазлыев куйган "Мулла" спектакле нигез итеп алынды. Әлеге спектакльне өч театр коллективы уйнады. "Мин, автор буларак, барысына да рәхмәтле, тик Әтнә театры артистлары куйган спектакльне караганда минем күзләремә яшьләр килде, нык дулкынландым, чөнки Әтнә театры мин күргән "Мулла" ны уйнады. Мин нәкъ менә шулай итеп күзаллаган идем аны...", - дигән иде Туфан абый. Спектакль тәмамлангач, сәхнәгә менеп, һәр артистның кулын кысып, рәхмәт әйткән иде. Ә режиссерыбыз Рамилнең аркасыннан сөеп, кулып кыскач, күз яшьләрен сөртеп елмайды.

Әтнә театры - мулланы исән калдырган бердәнбер театр коллективы, традицион исламны безнең тормышыбыздагыча итеп күрсәтә алган коллектив. Бу спектакльгә бәя бирүче тәнкыйтьчеләр анысына да басым ясадылар. "Мулла" фильмына кастинг үткәргәндә дә үзебезнең артистларыбызның күпләп баруына гаҗәпләнмәдек. Нишләп әле фильмда безнекеләр уйнамаска тиеш. Һәм менә бүген мин шатланып, һәм артистларыбыз өчен горурланып хәбәр итәм: "Мулла"фильмының төп рольләрендә безнекеләр, мулла - режиссерыбыз Рамил Фазлыев, Налимә ролендә - Гүзәл Гафарова. Калган дүрт рольдә ТРда эшләп килүче театр артистлары.

Бүген Күәм авылында төшерелгән өлештә Чаллы дәүләт театры артисткасы Гөлүсә Гайнетдинова Мөслимәне уйнады. Иң зур яңалык: "Мулла" фильмына төшәр өчен Россия һәм Татарстанның танылган актеры,Татарстанның атказанган артисты Марат Башаров кайтты. Ул мулланың дусты Артур ролендә. "Бик дулкынланып кайттым, мине Татарстанга фильмга төшәр өчен чакырганнары булмаган икән. Мин татар киносының күтәрелә башлавын күрү бәхетенә ирештем һәм үз ягымнан татар киносы үсеше өчен бөтен көчемне куярга риза. Без үзебезнең тирән тамырларыбыз турында Россиягә генә түгел, бөтен дөньяга җиткерергә - кинематограф аша халкыбыз турында сөйләргә тиешбез. Чөнки Ленин әйтмешли, "Бөтен сәнгать арасында иң бөеге булып кинематограф тора. "Мулла"да миңа иң ошаганы: мулланың исән калуы. Татар милләте начарга лаек түгел. Тирә-якта күпме негатив, күпме начарлык! Мәрхәмәтлелек күбрәк булсын иде. Без бит татарлар - сентименталь, нечкә күңелле халык. Бездә - татарларда - азагы начар булырга тиеш түгел. Без күпме түздек, күпме изелдек. Безнең яхшылыгыбыздан, кунакчыллыгыбыздан күпме файдаландылар. Без яхшыга лаек", - диде Марат Башаров журналистларга. Татарча уйнарга кушсалар да ризалыгын белдереп, "Бераз гына телне өйрәнәм дә", - дип өстәде. Россия актеры бүген көн дәвамында фильмга төшәчәк, кич белән эшен тәмамлап китәчәк.

"Мулла" фильмы Гыйлемхан Галләмов хуҗалыгында төшерелә. Бүгенге көндә анда кеше яшәми. Улы Әнис Казанда тора, кайткалап йөри. Әсәргә туры китереп сайлана , Туфан абый язганча, кеше яшәмәгән йорт,"тычкан исен юып бетереп булыр микән" дигәненә бик туры килә. Аннан соң шул чорны чагылдыра, дип аңлаттылар фильмны төшерүче продюсерлар.

Әзерлек эшләре

Гример,"BEAUTYCLASS" директоры Эльвира Петрова Рамил Фазлыевны фильмга әзерли.

Татар-информ журналисты Рүзилә белән фильмның администраторы Алсу

Марат Башаров белән Миләүшә Айтуганова кайткан вакыт

Рәссам Ленар Гыйльметдинов "Мулла" фильмының тәлинкәсен ясый. Анда оператор -Юрий Данилов, режиссер Рамил Фазлыев, рәссам Ленар Гыйльметдинов, генераль продюсер Миләүшә Айтуганова, Марат Әхмәтшин исемнәре язылып, куллар куелачак.

Гример Эльвира Петрова Марат Бәшәровны матурлый.

Тәлинкә әзер. Фильмның беренче дублен төшереп бетергәч, әлеге тәлинкә гореф-гадәт шартына туры китереп ватылачак. Җиңел кулдан, фильм уңышлы булсын өчен шулай эшләнә, дип аңлаттылар

Фильм төшерүчеләрне район башлыгы исеменнән Гөлнара Реваль кызы Галәүтдинова, "Тукай" хуҗалыгы җитәкчесе Илфат Рәфкать улы Хәкимов (белгечлеге буенча режиссер), Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы директоры Айрат Фәнил улы Каюмов, Күәм авыл җирлеге башлыгы Реваль Гатауллин озатып йөрделәр. "Һәрчак Әтнә хакимияте башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимовның, Әтнә хуҗалыклары, авыл җирлекләре җитәкчеләренең ярдәмен тоеп эшлибез. Аларның ярдәме, халыкның ышанычы көч бирә. Әтнәдә без ике атна дәвамында төшерәчәкбез "Мулла"ны, аннан Казанда дәвам итәчәкбез..."- диде Миләүшә Ләбиб кызы. Ни өчен Әтнә районы сайланганын аңлагансыздыр инде, безнең "Мулла" спектакле нигез итеп алына, фильмның режиссеры безнеке, ул районны, хуҗалыкларны, хәтта кайда нинди йорт барлыгын да хәтерли. "Артистлар белән бик тиз уртак тел таба белүе ошады Рамилнең; икенче режиссер - Әмир Галиәскаров, ул киноны яхшы белә, Марат Әхмәтшин, Илгиз Зәйниев, Рамил Фазлыевның уртак фикергә килеп эшләүләре сокландыра һәм ул фильмда да чагылыш табар дип ышанам. Команда көчле, "костяк" бар...", - дип, безне кызыксындырган сорауларга җавап бирде генераль продюсер Миләүшә Айтуганова.

Налимә-Гүзәлебез турындагы фикер дә күңелгә сеңде. "Озак бәхәсләштек Налимә роленә кемне сайларга дип, кастинг узучылар аз түгел иде, Гүзәл сәхнәгә чыгып уйный башлауга сәхнә тулган кебек булды, аны берәү дә алыштыра алмаслык итеп уйнады ул, яшь булуына гына азрак икеләндек. Муллабызның яше бар. Аннан соң "Картайтырбыз", дип уйладык. Грим белән картайту читен түгел, яшәртү мәсьәләсе авыррак", - диде "Татаркино" оешмасы җитәкчесе.

Фильмны әзерләү өчен бер ел вакыт кирәк булачак. 2018 елда экраннарга чыгар, дип ышандырдылар. Ә аңа кадәр 5 сентябрьдә, генераль продюсер Миләүшә Айтуганова хәбәр иткәнчә, Казан Халыкара мөселман кинофестивале кысаларында "Мулла" фильмы проекты һәм төшерү төркеме тәкъдим ителәчәк. Шулай ук фестиваль кысаларында Марат Башаров белән очрашу да көтелә.

"Мулла" фильмы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров ярдәмендә төшерелә. Фильмның режиссерлары - Рамил Фазлыев һәм Әмир Галиәскәров. Идея авторы - продюсер һәм композитор Марат Әхмәтшин, генераль продюсер - "Татаркино" оешмасы җитәкчесе Миләүшә Айтуганова.

Бүген төштән соң, "Мулла" фильмының тагын бер дубле районыбызның Күңгәр авылында төшереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев