Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәдә нәтиҗәләр уңай якка

Әтнә Эчке эшләр бүлегенең агымдагы елның ярты еллык эш нәтиҗәләренә күз салсак, каршыга куелган максатларга ирешелде дип ышанып әйтергә мөмкин. Шушы вакыт эчендә судка төрле категория авырлыктагы җинаятьләр белән бәйле 11 эш тапшырылды. Аларның өчесе кеше сәламәтлегенә һәм мөлкәтенә карата кылынган авыр җинаятьләр категориясенә керә.15 кеше җинаять җавапрлылыгына тартылды. Шуларның...

Әтнә Эчке эшләр бүлегенең агымдагы елның ярты еллык эш нәтиҗәләренә күз салсак, каршыга куелган максатларга ирешелде дип ышанып әйтергә мөмкин.

Шушы вакыт эчендә судка төрле категория авырлыктагы җинаятьләр белән бәйле 11 эш тапшырылды. Аларның өчесе кеше сәламәтлегенә һәм мөлкәтенә карата кылынган авыр җинаятьләр категориясенә керә.15 кеше җинаять җавапрлылыгына тартылды. Шуларның дүртесе үзенә ышанып тапшырылган мөлкәтне үзләштерүгә бәйле икътисади юнәлештәге күп эпизодлы бер җинаять эше белән бәйле.Узган елның шул периоды белән чагыштырганда эш күрсәткечләре һәр юнәлештә дә ике, кайберләрендә хәтта өч тапкырга яхшырган.Бүлек хезмәткәрләренең бердәм эш итүләре нәтиҗәсендә ачылмаган җинаять эшләре саны күпкә кимегән. Мөлкәт белән бәйле җинаятьләр белән бәйле рәвештә килгән зыянны каплау дәрәҗәсе буенча Россия күрсәткечләрен узып киттек. Шунысын да онытмаска кирәк, 2016 елда узган 2015 елга караганда җинаятьләр саны арту күзәтелде. Моның төп сәбәбе - халыкның социаль хәле начарлану мөлкәт белән бәйле җинаятьләргә этәрү. Җинаять эшләрен тикшереп анализлау , кеше тормышына һәм сәламәтлегенә карата кылынган җинаятьләрнең күп очракта алкоголь куллану нәтиҗәсендә килеп чыгуын күрсәтә. Әгәр зыян күрүче яки җинаять кылган зат айнык булса, авыр тән җәрәхәтләренә китергә күп кенә җинаятьләр эшләнми калыр иде.Нәкъ менә аракы эчү нәтиҗәсендә барлыкка килгән исереклек халәте кешедә җәзасыз калу, бүтәннәргә карата агрессив хисләр тудыра, җинаять эшләргә кыюлык бирә. Шәхси милек белән бәйле җинаятьләрнең күпчелеге дә алкоголь куллану нәтиҗәсендә килеп чыга. Аракы законлы һәм законсыз гамәлләр арасындагы киртәне юкка чыгара. Хокук саклау органнарының төп максаты - җинаятьләрне булдырмый калу. Шуның белән бәйле рәвештә һәр гражданның уяулыгын арттыру һәм полиция белән хезмәттәшлек итүгә тартуга зур игътибар бирелергә тиеш. Нәтиҗә ясап шуны әйтәсем килә, хокук саклау органнары гражданнарның иминлеген саклауга хезмәт итә һәм полиция белән хезмәттәшлек итеп сез җәмгыятьтә закон үтәлеше һәм тәртип булуына иң беренче чиратта үзегезгә үк ярдәм итәсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев