Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәдә район башкарма комитеты җитәкчесе сайланды

21 октябрь көнне район советы депутатлары, күмәк хуҗалык, оешма, авыл җирлекләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчеләре, белгечләре катнашында чираттагы сессия узды.

Сессияне район советы рәисе Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов алып барды. Көн тәртибендә бары бер генә - район башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү мәсьәләсе каралды.

Район советы рәисе урынбасары, башкарма комитеты җитәкчесен сайлап сессиягә тәкъдим итү комиссиясе җитәкчесе Айрат Фәнил улы Каюмов:

- Әлеге вазифага ике кандидат дәгъва кыла. Аларның һәрберсе буенча тиешле документлар тупланды, - дип район советы депутатларына Нуриев Фәрит Мансур улы һәм Мөхәммәтҗанов Азат Мансур улы кандидатураларын тәкъдим итте.

Район советы рәисе район Уставына нигезләнеп, башкарма комитет җитәкчесен ачык тавыш белән сайларга кирәк дигән фикер белдерде. Нәтиҗәдә кандидатларның беренчесе депутатларның 100 % тавышын җыйды. Район советы рәисе:

- 21 октябрь көнне район советы сессиясе карары нигезендә Фәрит Мансур улы Нуриев башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайланды, - дип белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев