Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәдә референдум булып узды

2014 елның 15 июнендә Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы Кышлау, Күңгәр, Яңа Шашы һәм Түбән Бәрәскә авыл җирлекләрендә үзара салым кертү буенчаҗирле референдум булып узды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: Кышлау авыл җирлеге буенча. Сайлаучылар саны 388. Сайлауда катнаштылар 371 кеше, барлык сайлаучыларның 95 %. Үзара салым җыюны һәм төзекләндерү эшләрен башкаруны яклап...

2014 елның 15 июнендә Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы Кышлау, Күңгәр, Яңа Шашы һәм Түбән Бәрәскә авыл җирлекләрендә үзара салым кертү буенчаҗирле референдум булып узды.

Нәтиҗәләр түбәндәгечә:

Кышлау авыл җирлеге буенча. Сайлаучылар саны 388. Сайлауда катнаштылар 371 кеше, барлык сайлаучыларның 95 %. Үзара салым җыюны һәм төзекләндерү эшләрен башкаруны яклап сайлауда катнашучыларның 93% тавыш бирде;

Күңгәр авыл җирлеге буенча.Сайлаучылар саны 1149.Сайлауда катнаштылар 1067 кеше, барлык сайлаучыларның 93%.Үзара салым җыюны һәм төзекләндерү эшләрен башкаруны яклап сайлауда катнашучыларның 85% тавыш бирде;

Яңа Шашы авыл җирлеге буенча. Сайлаучылар саны 645.Сайлауда катнаштылар 613 кеше, барлык сайлаучыларның 95%.Үзара салым җыюны һәм төзекләндерү эшләрен башкаруны яклап сайлауда катнашучыларның 93% тавыш бирде;

Түбән Бәрәскә авыл җирлеге буенча. Сайлаучылар саны 1136.Сайлауда катнаштылар 1037 кеше, барлык сайлаучыларның 91%.Үзара салым җыюны һәм төзекләндерү эшләрен башкаруны яклап сайлауда катнашучыларның 81% тавыш бирде.

Искәрмә: җирле референдум нәтиҗәләре турында территориаль сайлау комиссиясе карарлары киләсе санда бастырылачак

Әтнә районы

территориаль сайлау коммисиясе

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Шунысын да белеп торыгыз:

2014 елның 15 июнендә булып узган үзара салым кертү референдум нәтиҗәләре нигезендә, Әтнә муниципаль районы Кышлау, Күңгәр, Яңа Шашы, Түбән Бәрәскә авыл җирлекләрендә 18 яше тулган, даими теркәлгән, шулай ук югарыда күрсәтелгән авыл җирлекләрендә тору урыны буенча теркәлмәгән, ләкин мөлкәте булган һәр яшәүчедән авыл җирлекләрендә төзекләндерү эшләрен башкару өчен 2014 елның 1 июленә кадәр бер мәртәбә үзара салым түләү таләп ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев