Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәдә - "Россиянең чаңгы юллары-2018"- фоторепортаж

Бүген Әтнәдә 408 кеше чаңгы юлына басты. Олысы-кечесе елдагыча көтеп алды бу көнне. Иртәдән Яңа Әтнәгә илтүче юллар бикләнде. Юл хәрәкәте сагындагы инспекторлар хәрәкәт иминлеген барлады. Чаңгысын күтәреп, чаңгысын машинасына салып һәркем стартка басу өчен өлгерергә тырышты. Район үзәгендәгеләр чаңгыда шуып килде. Яшьләр эше, спорт бүлеге, спорт мәктәбендә эшләүче белгечләр...

Бүген Әтнәдә 408 кеше чаңгы юлына басты.

Олысы-кечесе елдагыча көтеп алды бу көнне. Иртәдән Яңа Әтнәгә илтүче юллар бикләнде. Юл хәрәкәте сагындагы инспекторлар хәрәкәт иминлеген барлады.

Чаңгысын күтәреп, чаңгысын машинасына салып һәркем стартка басу өчен өлгерергә тырышты. Район үзәгендәгеләр чаңгыда шуып килде. Яшьләр эше, спорт бүлеге, спорт мәктәбендә эшләүче белгечләр килүчеләрне көч-хәл исәпкә алып өлгерде...

-Елның-елында күп кеше катнаша, быел исәпкә алынганы 408 булды. Әле старт бирелгәч килүчеләр дә шактый иде. Олысы-кечесе, кунагы, эшләгәне-эшләмәгәне барысы да чаңгы юлына басты...- дип сөенде оештыручылар. Ә көне нинди иде бит, кояшлы, саф һава, авыл һавасы...

ч

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев