Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәдә сенаж тиешле дымлылыкта салына

Бүгенге көндә районда кызу темплар белән сенаж салу дәвам итә. Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән 3 августка алган мәгълүматларга күз салсак, бүгенге көндә район буенча 85032тонна сенаж әзерләнгән. "Таң" күмәк хуҗалыгы берьеллыклардан 12 мең тонна, "Тукай" - 17 мең тонна, "Шахтер" - - 15 мең тонна, "Ленин" - 10 мең тонна,...

Бүгенге көндә районда кызу темплар белән сенаж салу дәвам итә.

Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән 3 августка алган мәгълүматларга күз салсак, бүгенге көндә район буенча 85032тонна сенаж әзерләнгән. "Таң" күмәк хуҗалыгы берьеллыклардан 12 мең тонна, "Тукай" - 17 мең тонна, "Шахтер" - - 15 мең тонна, "Ленин" - 10 мең тонна, "Дусым", "Күшәр" 9 меңнән артык сенаж салдылар. Гомумән алганда, һәр хуҗалыкта да эш оешкан төстә бара.

"Күшәр" күмәк хуҗалыгында да сенаж салу буенча кызу эш кайный. Без килгәндә күмәк хуҗалыкның Ташчишмә бригасы территориясендә катнаш азыктан соңгы чокырны салып бетереп яталар иде. Бусы - икенче укосныкы. Беренче укостан Күшәрнең үзендә бер сенаж чокыры, Ташчишмәдә шулай ук беренче укостан траншеялап салган булганнар инде. Инвестор буларак алынган Ашыт бригадасында да люцернадан бер сенаж чокырын япканнар.Күпьеллык үләннәрдән Күшәрнең үзендә тагын бер траншея, Ашыттта исә тагын бер чокыр салыначак. Елның авыр килүе һәм җәйнең яңгырлы булуы эшне бик озакка сузмауны таләп итә. Шуңа да авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре чын мәгънәсендә көнне-төнгә ялгап эшлиләр. Эш ике сменада оештырылган. Сенаж чокырында көндез һәм төнлә ике К-700 тракторы эшләп тора. Көндез чокырны Т-150 белән тапталар. Басуда да төнне бер "Ягуар" хезмәт куйса, көндезләрен алар икәү булалар. Кыр корабларында алмаш - тилмәш Илдар Әскаров белән Данис Әхмәтов эшли. Печәнне егып барган "МакДОН"нарны Илназ Әскаров белән Вәис Сабиров иярләгән. Әзер катнаш азыкны ташырга исә хуҗалыкның бөтен техникасын җәлеп иткәннәр дисәм дә, ялгышмам.

- Быелгы сенаж салу 20 көн тирәсе соңга калып башкарыла. Шуңа да карамастан, катнаш азыкны тиешле дымлылыкта салуны максат итеп куйдык. Ул 55-60% тирәсе булырга тиеш. Шулай да урып-җыю башланганчы сенажны салып бетерербез дип уйлыйм. Көннәр матур торса, тагын бер ун көнлек эш бар, - ди хуҗалыкның баш зоотехнигы Роберт Хәкимов.

Быелгы елда "Күшәр" хуҗалыгында барлыгы 880 гектар күпьеллык үләннәрдән 5280 тонна, берьеллыкларның 330 гектарыннан 4000 тонна сенаж салынган. 797 гектар җирдә берьеллык үләннәрне җыеп, сенажга саласы калып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев