Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәдә шәхси кабул итүләр үткәрелә

Министрлык җитәкчеләре һәм «Бердәм Россия» партиясенең төрле катлау депутатлары халык белән шәхси очрашулар үткәрә. Татарстанда гражданнарны бердәм кабул итү, аерым бер көн буларак, 16 елдан артык үткәрелеп килә. Сишәмбе - Татарстанның барлык катлау хакимият вәкилләренең халык белән очрашулар үткәрә торган көне. Татарстанлылар һәр атнаның бу көнендә министрлык, төрле ведомстволар, дәүләт...

Министрлык җитәкчеләре һәм «Бердәм Россия» партиясенең төрле катлау депутатлары халык белән шәхси очрашулар үткәрә.
Татарстанда гражданнарны бердәм кабул итү, аерым бер көн буларак, 16 елдан артык үткәрелеп килә. Сишәмбе - Татарстанның барлык катлау хакимият вәкилләренең халык белән очрашулар үткәрә торган көне. Татарстанлылар һәр атнаның бу көнендә министрлык, төрле ведомстволар, дәүләт комитеты җитәкчеләренә, район һәм шәһәр башлыкларына, «Бердәм Рос­сия» фракциясенең җирле совет, Дәүләт Советы, Дәүләт Думасы депутатларына үзләрен борчыган мәсьәләләр, сораулар яки теләкләр белән шәхси рәвештә мөрәҗәгать итә алалар. Халык каршында ачык булу, эшләнгән эш өчен җавап бирү - Татарстан хакимияте эшчәнлегенең мөһим принципларыннан берсе. Бердәм кабул итү көне - татарстанлылар белән хакимият арасындагы бәйләнешне ныгытучы корал.
Дәүләт хезмәтләре порталында оешкан тагын бер проект - «Халык контроле» махсус мәгълүмат системасында һәркем үзенең соравын калдыра һәм он- лайн реҗимда хакимиятнең әлеге мәсьәләне хәл итүен карап бара ала. Әлеге проект 4 ел дәвамында эшләп килә һәм шул чор эчендә әлеге сайтка 78 мең тирәсе мөрәҗәгать кергән. Аларның 61 меңе инде хәл ителгән сорау - мәсьәләләр. Татарстанда яшәүче меңнәрчә кеше үз тәҗрибәсендә министрга, депутатка яки Президентның үзенә теләге булган һәркем мөрәҗәгать итүен ачык раслады. Ә иң мөһиме - мөрәҗәгать җавапсыз калмаячак. Халык белән даими рәвештә очрашу һәм күзгә-күз карап аралашу хакимиятнең башкарма органнары җитәкчеләренә һәм депутатларга оператив реҗимда халыкны борчыган мәсьәләләрне чишүне контрольгә алу, үз эшләрен татарстанлыларның фикеренә нигезләнеп башкару мөмкинлеге бирә.
Районыбызда агымдагы елның алты аенда «Бердәм Россия» партиясе тарафыннан оештырылган кабул итү көннәрендә халыктан барлыгы 73 мөрәҗәгать кергән. «Бердәм Россия» партиясенең Төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсе рәисе Татьяна Воропаева, Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Рауль Рәхмәтуллин, Ринат Закиров, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты сәкретаре, Әтнә муниципаль районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов, «Бердәм Россия»партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Равилә Мөхәммәтгалиева барлыгы 23 очрашу барышында җирле халыкны борчыган сорауларга җавап биргәннәр. Шәх­­си кабул итү барышында 31 мөрәҗәгать уңай якка хәл ителгән, 42 мөрәҗәгатькә җавап консультация рәвешендә бирелгән.
Кабул итүләр ва­кытында Илдар Гыйль­метдинов очрашуга килгән бер әбинең мөрәҗәгате буенча лапас төзүгә төзелеш материаллары белән булышкан. Депутат Ринат Закиров район китапханә хезмәткәрләренең мөрәҗәгате буенча китапханәләргә барлыгы 500 данә татарча китап кайтарткан.
Очрашуларны халык үзе дә көтеп ала. Югары даирә җитәкчеләрнең хәлгә кереп, һәр мөрәҗәгать итүчегә кулдан килгәнчә ярдәм итүләренә дә ияләшеп киләләр.
Татьяна Воропаева белән очрашу барышында, мәсәлән, яшь әниләргә кагылышлы сораулар күп булды. «Яшь ярымга кадәр бала белән өйдә утыручы әниләргә бала өчен пособиены өч яшькә кадәр түләү мөмкинлеге булмасмы?» - дип кызыксынды Олы Әтнәдән Резеда Маликова. Бу сорау дөрес­тән дә, көн кадагында. Беренчедән, бездә ясле группалары җитешми, икенчедән балага әни янында күбрәк булып, тиешенчә тәрбия алу мөмкинлеген бирер иде. Татьяна Васильевна бу уңайдан үз фикерен белдереп, тиздән кабат Дәүләт Думасына шушы сорау белән мөрәҗәгать итәселәрен белдерде.
Еш кына җитәкчеләргә үзебезгә дә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Күпбалалы әни буларак, мине бу статусның барлык балаларга да кагылмавы борчый. Дүрт баламның олысына 23 яшь, кечкенәсенә - 5. Зурларының яше җитү сәбапле барлык ташламалардан файдаланып булмый. Бу сорау күп әниләрне борчый, минемчә. Күп балалы әни статусын иң кечкенәсенә 18 яшь тулганчыга кадәр үз көчендә калдырасы иде. Татьяна Васильевна соравымны игътибар белән тыңлаганнан соң, минем белән килешүен әйтте. Тиз арада телефоныма шалтыратып, җавап бирергә ышандырды. Әлегә көтәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев