Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәдә социаль ярдәм күрсәтү дәрәҗәсе югары

Эффектив социаль яклау системасы Татарстанда югары сыйфатлы тормыш дәрәҗәсе булдыруның төп инструментларыннан берсе. Татарстанны еш кына барлык юнәлешләр буенча да алда барган республика буларак мисал итеп китерәләр. Республика уңышы төрле рейтингларның беренче урыннары белән дәлилләнә. Шуларның иң мөһимнәреннән берсе - тормыш дәрәҗәсе. Россия регионнары арасында рейтинг нәтиҗәләре буенча Татарстан югары...

Эффектив социаль яклау системасы Татарстанда югары сыйфатлы тормыш дәрәҗәсе булдыруның төп инструментларыннан берсе.

Татарстанны еш кына барлык юнәлешләр буенча да алда барган республика буларак мисал итеп китерәләр. Республика уңышы төрле рейтингларның беренче урыннары белән дәлилләнә. Шуларның иң мөһимнәреннән берсе - тормыш дәрәҗәсе. Россия регионнары арасында рейтинг нәтиҗәләре буенча Татарстан югары тормыш дәрәҗәсе буенча дүртенче урында тора. Бездән алда бары Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Санкт - Петербург шәһәре. Идел буе федераль буенча да Татарстан бик күпкә алда . Татарстанлыларның саннар белән дәлилләнгән мондый тормыш дәрәҗәсе иң беренче чиратта республика җитәкчелеге тарафыннан тормышка ашырылып килгән социаль сәясәтнең уңышлы эше нәтиҗәсе.

Социаль яклау мәсьәләләренә элек - электән республикада аерым караш . Татарстанның яклауга мохтаҗ булган катлау - пенсионерлар, күпбалалы гаиләләр белән эшләү алымнары икътисади кризис чорында аеруча әһәмияткә ия булды. Россиядә катлаулы икътисади хәл булуга карамастан, республикада алып барылган 30 дан артык президент программасы тукталмыйча, эшчәнлеген дәвам итте.

Бүгенге көндә социаль түләүләр системасы Татарстанда 30 федераль һәм 49 төрле республика чараларын үз эченә ала. Барлык системаның төп эш принцибы - адреслы һәм эффектлы булу. Мондый түләүләрдән республикада барлыгы 1,7 миллион кеше файдалана. Социальчараларны финанслау суммасы ел саен арта бара. 2010 елдан ул 1,7 тапкырга арткан. Социаль ярдәмнән тиешенчә файдалануны нәтиҗәле оештыру юлы буларак социаль түләүләрдән файдалану өчен гариза бирү һәм документлар тапшыруның электрон формасы булдырылган.

2007 елдан бирле республикада "Помоги собраться в школу" проекты эшләп килә. Ул президент Рөстәм Миннехановның шәхси патронаты астында тормышка ашырыла. Билгеле, әлеге эшне иң беренче чиратта районда социаль яклау үзәге хезмәткәрләре башлап йөри. Әтнә районы буенча быел, мәсәлән оешмалар ярдәме белән 44 авыр хәлле, күп балалы, инвалид бала булган гаиләләрдә тәрбияләнүче 2 - 9 сыйныфларда укучы балаларга мәктәп кирәк- яраклары тутырылган пакетлар тапшырылган. Шулар арасыннан ике бала тулысынча кием - салым һәм уку әсбаплары белән тәэмин ителгән.

Республикада ел саен социаль яклау мәсьәләләренә кагылышлы проектлар бәйгесе уздырылып килә. Әлеге бәйгедә районыбызның " Изгелек" социаль үзәге дә актив катнаша.Катнашып кына калмый, берничә ел рәттән грантлар да отып килә. 2011 елда мәсәлән, "Милосердие" номинациясендә олы яшьтәгеләрнең мәнфәгатьләрен кайгыртуны үз эченә алган "Старость меня дома не застанет" проекты белән бәйгедә катнашып, җиңү яуладылар. Грант акчасына өлкәннәр белән республиканың истәлекле урыннарына экскурсияләр оештырылды. 2012 елда " Экспресс милосердие" проектында җиңгән өчен өлкәннәрнең хәлен белү, кирәк чакта хастаханәгә алып килү, шулай ук вакытында дарулар һәм продуктлар белән тәэмин итү өчен машина белән бүләкләнделәр. Социаль үзәк хезмәткәрләре авыр хәлле гаиләләләрдә тәрбияләнүчеләрне дә һәрдаим күз уңында тоталар. Саләмәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан чыгып алар тарафыннан әзерләнгән " Мы за здоровый образ жизни" проекты да узган ел җиңүгә лаек булды. Нәтиҗә буларак - ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар белән чаңгы эстафетасы оештырылды, сабыйларга бүләкләр тапшырылды. Ярдәм өмет иткән конкрет кешеләрне күздә тотып эшләнгән эшләр дә байтак. Быелгы проектның исеме - " Протяни руку помощи..." Ул Күшәр авылында яшәүче Рүзия Камаевага ярдәм итү максаты белән әзерләнгән. Аңа өйдән чыгып йөрү авырлыклар тудыра, ә пандус булса бик күпкә җиңел булыр иде. Әлегә проектның нәтиҗәсен көтәләр.

Республика җитәкчелеге ярдәме белән тормышка ашырылган әнә шундый проектлар ярдәмгә мохтаҗларның тормыш дәрәҗәсен тагын да күтәрүгә, авырлыклар каршында югалып калмыйча, тулы тормыш белән яшәү мөмкинлеген булдыруга хезмәт итә. Бу максатны тормышка ашыруда Татарстанда эшләп килгән социаль яклау системасы иң беренче ярдәмче булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев