Әтнәдә тагын 2 кеше коронавирус белән авырый
Хәзер районда коронавирус йөртүчеләрнең гомуми саны 11гә җитте.
Алган мәгълүматларга караганда, Татарстанда бүгенгә тагын 66 коронавирус инфекциясе очрагы ачыкланган. Аларның 15ен больницага салганнар. Ә 51е өйләрендә дәвалана, чөнки аларда җиңел яки симптомсыз төсмердә уза. Кызганычка каршы, 9ы – “завозной”лар, ә 57се авыручылар белән контакт аркасында ияргән. Тагын бер кат кабатлыйбыз: коронавирустан саклану кагыйдәләрен төгәл үтәгез, зинһар. Өйдә генә утырыгыз, бик кирәкмәгәндә урамга чыкмагыз.
Бүген авыручыларның яшьләре:
18 гә кадәр- 8
18дән 30гача - 6
30дан 50гә кадәр - 25
50дән 60кача - 12
60тан 70кә кадәр - 7
70тән 80гәчә - 5
80 яшьтән 90га кадәр -2
90 яшьтән өлкәннәр - 1
Авыртучылар кайдан:
Казан – 27;
Яр Чаллы – 6;
Түбән Кама – 6;
Лаеш -5
Азнакай-4
Саба -3
Балтач -3
Чүпрәле -3
Әлмәт -2
Әтнә -2
Сарман -1
Питрәч -1
Биектау -1
Яшел Үзән -1
Ютазы - 1
Авыручылар барысы 960 булдылар! Савыктылар – 115 (+15)
Бүгенге көнгә ИВЛда 3 кеше ята.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев