Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәдә - "Татарстан чаңгы юллары -2020" - фоторепортаж

15 февраль көнне "Чаңгы юлы" бездә булачак, дип хәбәр иткән идек.

Олы Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы каршы гөж килә. Иртәдән чаңгычылар теркәлә. Күңелләре күтәренке, көне дә нинди бит, бәсле агачлар, кояш...

Әлеге чараны Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге  һәм районның спорт мәктәбе оештыра. 

- Чарада һәр оешмадан 4 кеше һәм җитәкче катнаша. Ярышлар төрле яшь категориясендә буенча  уза: 18-29, 30-39, 40-49, 50-59 һәм старше  60 яшьтән узучылар.  VIP узыш оештырыла. Анда бары җитәкчеләр генә катнаша, - диләр оештыручылар.

Аллаһка тапшырып, чаңгы юлына баскан 200 кеше кузгалды. Хәерле сәфәрләр булсын. Дистанция хатын-кызлар өчен -  1500 метр, ирләр  өчен - 3000 метр.

     Шунысын да искәртик, "Россия чаңгы юллары", "Татарстан чаңгы юллары -2020"  "Спорт-  тормыш нормасы" федераль проекты һәм  "Демография " илкүләм проекты кысаларында үткәрелә. Россия Президенты Владимир Путин 2018 елның 7 маенда «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында» тиешле указга кул куйган иде

Гөлнар Мөхәмәдҗанова, Раил Зарипов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев