Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәдә терлекчелеккә игътибар зур

Агымдагы елда районыбызда Голландия ысулына нигезләнгән терлек азыгы буенча лаборатория эшли башлый. Ул Россиядә икенче шундый зур, нанотехнологияләргә нигезләнгән лаборатория булачак. Тагын бер куанычыбыз төп капиталга инвестицияләр белән бәйле. Ул миллиард сумнан артып китте. Әйтик, "Таң" күмәк хуңалыгында 1000 баш сыерга саву комплексы сафка басты. "Тукай"да 2000 баш сыерга исәпләнгәне...

Агымдагы елда районыбызда Голландия ысулына нигезләнгән терлек азыгы буенча лаборатория эшли башлый. Ул Россиядә икенче шундый зур, нанотехнологияләргә нигезләнгән лаборатория булачак. Тагын бер куанычыбыз төп капиталга инвестицияләр белән бәйле. Ул миллиард сумнан артып китте. Әйтик, "Таң" күмәк хуңалыгында 1000 баш сыерга саву комплексы сафка басты. "Тукай"да 2000 баш сыерга исәпләнгәне узган ел төзелә башлады һәм быелга эшнең зур күпчелеге башкарылды. Яңалыкка омтылып, аны өйрәнеп, кулланып яшәү нәтиҗәсендә быел көн саен сауган тулай савым күләме 200 тонна чиген узып китте.

Былтыр бер баш сыердан 9201 кг сөт савып алынды. Бу нисбәттән районыбызның республикада нибары 1,4 % кына авыл хуҗалыгы җирләрен биләвен, ә шул ук вакытта 6% күләмендә сөт җитештерүен билгеләргә кирәк. Райондагы барлык керемнең 74 проценты сөт сатудан керде.Айлык хезмәт хакы 13 поцентка артып, 24000 сумга җитте. "Шахтер" хуҗалыгында 28000 сум ук булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев