Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәдә терлекләр иркендә йөри

Республиканың авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов: "Швеция һәм Финляндиядә дә җәен терлекләрне кимендә 2-3 ай көтүдә йөртеп ашату мәҗбүри чара булып тора", - диде. Ә бит бу сүзләр Татарстан өчен дә актуальлеген югалтмый. Районның терлекчелек буенча консультанты Наил Фәйзрахмановтан шул хакта сораштым. Җәй - терлекләр өчен иң рәхәт чор. Аны...

Республиканың авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов: "Швеция һәм Финляндиядә дә җәен терлекләрне кимендә 2-3 ай көтүдә йөртеп ашату мәҗбүри чара булып тора", - диде.

Ә бит бу сүзләр Татарстан өчен дә актуальлеген югалтмый. Районның терлекчелек буенча консультанты Наил Фәйзрахмановтан шул хакта сораштым.

  • Җәй - терлекләр өчен иң рәхәт чор. Аны терлекчеләр генә түгел, терлекләр дә түземсезлек белән көтеп алалар, - дип саный районның "баш терлекче"се. Үзара әңгәмәдә моның нечкәлекләре белән дә уртаклашты.

Сер түгел, яшел үлән күтәрелү белән, терлекләрне ашату проблемасы да кими. Күп хуҗалыклар өчен җәйге чор мул продукция алу өчен уңай шартлар тудыра.Хуҗалыкның запасы никадәр мул булуга карамастан, яшел үләнне үз вакытында ашату азыкны экономияли, сөтнең үзкыйммәтен киметүгә этәргеч ясый. Көтү һәм көтүчеләргә булган төп таләпләр элеккечә кала. Сыерлардан - мул сөт, яшь маллардан югары үсеш алу, беренче чиратта, көтүченең уңганлыгына бәйле. Ул - сабыр, җыйнак булырга, терлекләрне аңлап эш итәргә тиеш. Тупас кычкыру, берөзлексез чыбыркы шартлатып, терлекләрне бер урынга туплап кына көтәргә ярамый. Терлек бигрәк тә иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә, үлән сусыл булганда теләп ашый. Үләнне йолкып ашау күшәүче терлеккә җиңел бирелми. Терлек үләнне тәүлегенә 8 сәгатьтән артык ашамый. Калган вакытны күшәп һәм ял итеп үткәрә. Көтүдә баш саны артык күп булырга тиеш түгел. 150-200 баш оптималь санала. Артык күп булганда көтүне вак коры елгаларга кертеп ашату, юл аркылы чыгару, елгадан су эчертү, яңгырлы көнне көтү кыенлаша. Өстәвенә, тузанга манчылалар, бер-берсен этә-төртәләр. Һәр көтүдә җаваплы өлкән кеше булырга тиеш.

Дөрес, хәзер мәҗбүри рәвештә көтүгә йөртү юк. Шулай да узган еллардагы тәҗрибәне анализлап карагыз әле. Аннан соң, көтүгә йөртеп яшь терлектән үсеш алып булмый диючеләр дә бар. Сәбәбе башка - димәк, хуҗалыкта "яшел конвейер" эшләми яки көтүгә контроль юк. Яшел үләннең файдасын барыбыз да белә, югыйсә. Чөнки анда витаминнар да, аксым, микро-макроэлементлар күп, ул яхшы үзләштерелә. Шуңа күрә болынны көн саен өлешләп ашату отышлы. Ә яшел үлән җитми башлагач, төнгелеккә 5-10 килограммнан башлап өстәмә азык бирүне оештырырга кирәк.

Җәйге чор терлекләргә шуның өчен дә кирәк, терлек көтүдә вакытта һәр торакка ремонт үткәреп, чистартып, дезинфекцияләп була. Яшь терлек көтеләме яки кардада ашатыламы, ул күләгәдә торырга тиеш. Кардада берничә урында су, тоз, саламның булуы мәҗбүри.

Бүгенге көндә "Ташчишмә"нең 3 сыер көтүе, "Мәңгәр"нең Бәхтияр бригадасы сыерлары чыгып-кереп уҗым ашап йөриләр.Бәхтиярның бозаулары да яшел үлән ашап кайта. "Уңыш"ның хәзерлек таналары да лагерьга күчте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев