Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәдә террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды

Утырышта район комиссия әгъзаларыннан тыш, Россия ФСБның Татарстандагы бүлегеннән Дамир Ринат улы катнашты. Алып баручы Гөлнара Галәүтдинова алда торган бурычлар белән таныштырды. Иң мөһиме - алда торган РФ Президентын сайлауларында иминлек, тынычлык булдыру. Бу уңайдан бу чорда хокук сакланышын һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итүдә өстәмә чаралар белән таныштырдылар. Төп доклад...

Утырышта район комиссия әгъзаларыннан тыш, Россия ФСБның Татарстандагы бүлегеннән Дамир Ринат улы катнашты.

Алып баручы Гөлнара Галәүтдинова алда торган бурычлар белән таныштырды. Иң мөһиме - алда торган РФ Президентын сайлауларында иминлек, тынычлык булдыру. Бу уңайдан бу чорда хокук сакланышын һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итүдә өстәмә чаралар белән таныштырдылар. Төп доклад белән Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Ленар Минһаҗев чыгыш ясады. Сайлау участокларында булган вак-төяк кимчелекләр якын арада бетереләчәк дигән фикер яңгырады. Шул ук вакытта вакытлы штаб булдыру буенча да тәкъдим ясады.

Территориаль сайлау комиссиясе җитәкчесе Сәет Әхмәдуллин сайлау объектларыв сакланышы буенча сөйләде. Әйтүенчә, бу уңайдан һәр участокка тиешле күрсәтмәләр бирелгән.

Бер үк вакытта кешеләр күпләп җыела торган урыннар һәм мәдәни объектлар сакланышы буенча да сүз булды. Аңлашылганча, документлар да тулысынча тәртиптә, тик әлегә техник як аксый.

Районда урнашкан дини оешмалар куркынычсызлыгы белән имам-мөхтәсиб Наил хәзрәт Сәгъдиев таныштырды. Ә районның Яшьләр эше, спорт һәм туризм комитеты җитәкчесе Рамил Шәйхиев, Мәгариф бүлеге җитәкчесе Ленар гарипов бу мәсьәләнең социаль челтәрләрдәге торышы турында сөйләделәр.

Федераль миграция җитәкчесе Реваль Мөхәммәтҗанов һәм Олы Әтнә авыл җирлеге башлыгы урынбасары Резеда Маликова мәгълүматлары да күңелне тынычландырырлык.

Соңыннан ФСБ вәкиле үз фикерләрен җиткерде һәм ул өлкәләрне дә күз уңында тотарга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев