Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәдә “Тоннель” операциясе уза

ЮХИДИ яңалыклары Киләсе атнада район юлларында "Тоннель" профилактик чарасы узачак. Ул чәршәмбе көнне , Бәдри Җиһаншин урамы, 89 йорт янында үтәр дип көтелә. Транспорт чарасын йөртүчеләр юлларда үзен ничек тота, юл кагыйдәсе таләпләре үтәләме - ЮХИДИ хезмәткәрләре әнә шуны игътибарга алачак. Бу хакта Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын...

ЮХИДИ яңалыклары

Киләсе атнада район юлларында "Тоннель" профилактик чарасы узачак.

Ул чәршәмбе көнне , Бәдри Җиһаншин урамы, 89 йорт янында үтәр дип көтелә. Транспорт чарасын йөртүчеләр юлларда үзен ничек тота, юл кагыйдәсе таләпләре үтәләме - ЮХИДИ хезмәткәрләре әнә шуны игътибарга алачак. Бу хакта Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рамил Гәрәев хәбәр итә.

Инде узган атна барышында булган юл кагыйдәсен бозу очракларына тукталыйк. ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, барлыгы 70 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән. Руль артына йөртү хокукы бирүче таныклыгы булмаган килеш утырган берәүгә, мәсәлән, 15 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Транспорт чарасын шундый затка биргән хуҗага да җавап бирергә туры киләчәк. Моннан тыш, техник яктан төзексез машинада йөргән -4, куркынычсызлык каешын такмаган - 15, штрафын вакытында түләмәгән - 3, тизлекне тиешледән арттырган - 15,страховка полисы булмаган килеш йөргән - 7,пычрак номер белән йөргән - 7, "Стоп" билгесенә туктамаган - 5, җәяүлеләр йөри торган урынга туктаган, машинаны һәлакәт урыныннан күчереп куйган, баласын махсус утыргычсыз йөрткән, учетка куелмаган машинада йөргән, тонировкалы тәрәзә өчен, страховкага язылмаган килеш машина йөрткән - берәр машина йөртүчегә протоколлар төзелгән. Юлны дөрес урыннан чыкмаган бер җәяүле дә, үзәккә йөк машинасы белән кергән ике йөртүче дә, шулай ук йөк машинасында тахографсыз юлга чыккан бер йөртүче дә административ җаваплылыкка тартылган. Барлыгы 3 вак юл һәлакәте теркәлгән.

  • Соңгы вакытта балаларның үзәк урамнарда велосипедта йөрүләре турында еш ишетәбез. Бу беренче чиратта әти-әниләрнең ваемсызлыгы нәтиҗәсе. Аүырын уйламыйлар, яки ул турыда уйларга да теләмиләр, күрәсең. Соңыннан терсәкне тешләргә туры килмәгәе. Балаларыбыз язмышы белән шаярмыйк, аларның велосипед яисә мотоциклда олы юлга чыгып йөрүләренә юл куймыйк.Бу очракта әти-әниләр баланы тиешле дәрәҗәдә карамаган өчен штрафка тартылырга мөмкин. Монысы - бер хәл, аянычрак хәлләргә калмыйк , - дип кисәтә Рамил Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев