Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәдә "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге" елын ачу кичәсе булып узды

Г. Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры бинасында "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге" елын ачу кичәсе булып узды.

Кичәдә Әтнә мәктәбендә укыган төрле милләт балалары үз туган телләрендә шигырьләр сөйләделәр. Г. Тукай исемендәге Әтнә авыл хужалыгы техникумы студентлары төрле милләт биюләрен күрсәттеләр. Үзбәкстан шәһәрендә туып, Әтнәдә яшәүче Нәсимә Гарипова үзбәк телендә матур итеп җыр җырлады. Гөлүсә Батталованың "Мин татар" дип исемләнгән шигыре йөрәкләргә үтеп керде. Күлле Кимедән Хәмидуллиннар чыгышы бик ошады. Ә Фирдүс Кәбиров һәм Реваль Хисмәтуллин - аерым тема...

Гомумән, бик күңелле чара булды ул. Кемнедер искә алмаган дип үпкәли күрмәгез, монда бар да осталар иде. Бу чарадан туры видеотрансляция дә алып бардык. Киләчәктә дә планлаштырабыз. Газетабыз сайты,социаль челтәрләр белән танышып барыгыз. Ә бу чара турында газетабызда укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев