Әтнәдә уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру тәмамланды
7 апрельгә Әтнә районы күмәк хуҗалыклары уҗым һәм күпьеллыкларны тукландыруны тулысынча тәмамлады.
Татарстан буенча алсак, күпьеллык үләннәрне тукландыру Алексеевск районында да тулысынча башкарылды.
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шул хакта хәбәр итә. Бүгенге көндә зәб һәм пар җирләрен, күпьеллык үлән мәйданнарын тырмалау башланды.
Татарстан буенча алсак, уҗымнарны тукландыру – 81 процентка, ә күпьеллыкларга ашлама кертү 52 процентка башкарылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев