Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәдә яңа мәдәният йорты төзелде

Махсус программа Мәдәният йорты - авыл күрке Күңгәр авылында булган һәркем биредәге мәдәният йортына игътибар итмичә калмагандыр. Заманында районда иң зурларыннан булган бу мәһабәт бина соңгы елларда нык бирешкән иде. Быел исә ул яңадан тернәкләнеп, үзгәреп, матурланып кабат аякка басты. Республика президентының махсус программасы нигезендә үткәрелгән ремонт эшләрен Арча МСО...

Махсус программа

Мәдәният йорты - авыл күрке

Күңгәр авылында булган һәркем биредәге мәдәният йортына игътибар итмичә калмагандыр. Заманында районда иң зурларыннан булган бу мәһабәт бина соңгы елларда нык бирешкән иде.

Быел исә ул яңадан тернәкләнеп, үзгәреп, матурланып кабат аякка басты. Республика президентының махсус программасы нигезендә үткәрелгән ремонт эшләрен Арча МСО коллективы эшчеләре башкарып чыккан. Март аенда башланган эшкә нокта буларак, тиздән мәдәният йорты авыл яшьләре өчен ишекләрен ачар дип көтелә. Шунда ук зур гына воллейбол һәм теннис уйнар өчен урыннары булган физкультура залы да бар. Монысы инде яшьләргә тагын бер бүләк. Мәдәният йортында 300 кеше сыйдырышлы зур зал, шулай ук директор һәм сәнгать җитәкчесе, түгәрәкләр өчен бүлмәләр бар. Шул ук бинаның икенче ягында фельдшерлык - акушерлык пункты, күмәк хуҗалык һәм авыл советы идарәсе дә урнашачак.

Әллә каян яктырып, затлылыгы белән үзенә тартып торган бу бинаның эчке ягы да заман таләпләренә туры китереп үзгәргән, матурланган.

- Пәрдәләргә заказлар бирдек, шушы көннәрдә китереп җиткерергә тиешләр. Аларны элсәк - монда эш бетте дисәң дә була. Мәдәният йортыбыз бик матур булды. Инде яшьләр шуның кадерен белсеннәр иде, - ди авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Гарипова.

Авыл җирлегендә президент программасы ярдәме белән аякка баскан икенче мәдәният йорты инде бу. Узган ел нәкъ шундый бина Күшәр авылында ачылып, ел барышында кызыклы мәдәни чаралар, төрле концерт программалары белән халыкны үзенә тартып торды. Ходай кушса, Күңгәр мәдәният йортын да халык үз итәр, ә биредә уздырылачак чаралар яшьләр өчен вакытны матур итеп үткәрү өчен менә дигән мөмкинлек булыр дип өметләнәсе килә. Шулай булачак та.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев