Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәдә - Яшьләр көне

Бүген районыбыз үзәге Олы Әтнәдә Яшьләр көне уза. Бәйрәм сәгать 9 да веломарофон белән башланып китте. Җиңүчеләрне сәгать 11 дә яңа спорт мәйданчыгын тантаналы төстә ачканнан соң бүләкләделәр. Бүләкләрне яшьләр һәм туризм бүлеге җитәкчесе Камил Сираҗиев белән район советы аппарат җитәкчесе Гөлнара Галяутдинова тапшырдылар. Спорт мәйданчыгын ачу тантанасын да авыл...

Бүген районыбыз үзәге Олы Әтнәдә Яшьләр көне уза. Бәйрәм сәгать 9 да веломарофон белән башланып китте. Җиңүчеләрне сәгать 11 дә яңа спорт мәйданчыгын тантаналы төстә ачканнан соң бүләкләделәр. Бүләкләрне яшьләр һәм туризм бүлеге җитәкчесе Камил Сираҗиев белән район советы аппарат җитәкчесе Гөлнара Галяутдинова тапшырдылар.

Спорт мәйданчыгын ачу тантанасын да авыл халкы яратып, сокланып күзәтте. Җитәкчеләрнең йөрәккә үтә торган сүзләре ярышларда катнашучыларның күңелен җилкетте. Командалар аерылып тора. Киемнәр үзгә. Бүләкләр зур. Барыбыз да шундый яңа спорт мәйданчыгын бүләк иткән ТР башлыгы Р.Н. Миңнехановка, районыбыз башлыгы Г.Г. Хәкимовка рәхмәт укыдык. Районыбыз авылларында бар иде инде мондый уңайлы спорт мәйданчыкллары, ниһаять, районыбыз үзәгендә яшәүчеләргә дә бәххет елмайды.

Яшьләр көне дәвам итә. Яңгвыр явуга да сөендек, чәнки күптән көтә идек. шундый тантана белән туры килүе дә бәйрәмгә үзгә төсмер бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев