Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәдән Мәдинә әбигә 90 яшь тулды

Бәхтиярдан Мәдинә әбекәй Мостафина тумышы белән Арча районының Симетбаш авылыннан.Яшьлеге авыр сугыш чорына туры килгән аның. Авыл мәктәбендә бары 4 кенә сыйныф белем алып калган.Шуңа да карамастан бүгенге көндә өлкән яшҗтә булса да, якыннарын зирәк акылы, төпле сүзе белән сөендерә. Ерак 1950 елда Бахтиярга килен булып төшкән. Сугыш ветераны булган...

Бәхтиярдан Мәдинә әбекәй Мостафина тумышы белән Арча районының Симетбаш авылыннан.Яшьлеге авыр сугыш чорына туры килгән аның. Авыл мәктәбендә бары 4 кенә сыйныф белем алып калган.Шуңа да карамастан бүгенге көндә өлкән яшҗтә булса да, якыннарын зирәк акылы, төпле сүзе белән сөендерә.

Ерак 1950 елда Бахтиярга килен булып төшкән. Сугыш ветераны булган ире белән 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Әбекәй үзе бүгенге көндә килен булып төшкән нигезендә улы Шамил белән гомер кичерә.Калган балалары, онык- оныкчыклары да Мәдинә әби янында еш кунак. Иң олы улы Наилне югалту ачысы гына тынгы бирми ана йөрәгенә.

Мәдинә әбекәй, сөбханалла, әле дә аяк өстендә. Өйдәге вак - төяк эшләрне башкара, ашарга да үзе хәстәрли. Күп еллардан бирле авыл халкына күз тигәнне өшкереп. дәвалап та хезмәт итә ул. Әнә бит авылдашы, Бәхтияр авылы ветераннар советы җитәкчесе Мәдинә апа Шәвәлиева да :" Мәдинә апаның сулышы ук бик шифалы, күз тигәндә бик ярдәм итә. Оныгымны аңа гына алып киләм, хәзер өшкереп дәвалый", - ди. Мәкаләнең дәвамы газета битләрендә дөнья күрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев