Әтнәгә Кадрия Идрисова килде
Районда "Ак калфак" Бөтендөнья иҗтимагый оешма рәисе Кадрия Идрисова кунак булды.
Район мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, директорларның тәрбия эшләре буенча урынбасарлары белән очрашуда "Тәрбия баскычлары" исемле фильм тәкъдир итте ул. Дисктагы фильмның эчтәлеге балачактан ук милли гореф-гадәтләр нигезендә тәрбия бирүгә багышлана. Биредә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры артистлары да катнаша. Олы кунак артистларыбызны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев