Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәгә кичәге яңгыр китергән зыян

Кичә кичке якта әтнәләрнең күбесе белгән догаларын кабат-кабат укыгандыр.Чөнки ике яктан килеп кушылган болыт очрашып, яңгыр буранлап яуды. Бакчадагы бөтен агачларны бөгеп китерде. Очканы очты, калганы калды. Бәла-каза турында иң күп белүчеләр гадәттә иминиятләүчеләр була, без дә "ГОССТРАХ"ның Әтнә филиалы җитәкчесе Резеда Дәүли кызы Әхмәтовага шалтыраттык. - Зыян күрүчеләр байтак...

Кичә кичке якта әтнәләрнең күбесе белгән догаларын кабат-кабат укыгандыр.Чөнки ике яктан килеп кушылган болыт очрашып, яңгыр буранлап яуды. Бакчадагы бөтен агачларны бөгеп китерде. Очканы очты, калганы калды. Бәла-каза турында иң күп белүчеләр гадәттә иминиятләүчеләр була, без дә "ГОССТРАХ"ның Әтнә филиалы җитәкчесе Резеда Дәүли кызы Әхмәтовага шалтыраттык.

- Зыян күрүчеләр байтак дисәк тә була, күбрәк Югары Сәрдә, Комыргуҗа ягы зыян күргән. Кайсының түбәсе очкан, кайда агачлар газ торбасы өстенә төшкән, ут чыбыггына төшкәннәре дә бар. Җомга көнне булганында Олы Мәңгәр авылында Нәҗмиев Ринат хуҗалыгыың түбәсен алып аткан иде. Кичәгесендә дә Мәңгәр ягы хуҗалыгы бар дип беләм. Олы Әтнәдә Реваль Баһаутдиновлар хуҗалыгы янындагы агач газ торбасы өстенә төшкән, тагын кемнекедер бар, төгәлен үк әйтә алмыйм, чөнки әле барлыйбыз, болары агентларга хәбәр итүчеләрдән ишеткәннәре. Агентларыбыз чыгып китте, төгәлен соңрак әйтә алабыз...- диде Резеда Дәүли кызы.

Әтнәдәге газ оешмасы белән дә элемтәгә кердек.

- Олы Әтнәдә ике җирдә газ торбасына агач төшеп, торбаны бөгеп китергән, өзеклек юк үзе. Бригада чыгып китте. Алар зыян килгән торбаларны кисеп, икенчене ялгаячаклар. Газ килү тукталып торган урамнар булыр, бу озакка түгел, - диделәр.

Ут бетеп торган җирләр дә булган. "Комыргуҗа ягында агачлар ут чыбыгына төшкән иде. Анысын кичә үк эшләдек, Җиңгелде дә зур агачлар ут чыбыгын өзделәр, анысын бригада бүген эшләп кайтты", - диделәр район электр челтәрендә.

Шторм кисәтүе әле дә саклана. Аллага тапшырдык.

Сүрия МИНГАТИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев