Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәгә коронавирус килеп җитсә, табиблар әзерме? Бу авыртудан саклана беләбезме?

Рәсми мәгълүматлар буенча, дөньяда коронавирусның 24 меңгә якын очрагы билгеле, тик монысы үзенең катлаулы булуы белән аерыла, чөнки аңа каршы дәвалау системасы, вакцина булмау белән куркыныч. Хәзерге вакытта ОРВИ һәм гриппның да сезонлы күтәрелеш чоры, симптомнары бертөслерәк булуы да шикләнүне арттырды, дип яздык. Хәл көннән-көн катлаулана. Татарстанда да әлеге куркыныч чир белән авыручы бер кеше теркәлде. 77 кеше шикләнелә. Болар - рәсми мәгълүматлар.

    Мәскәү ераграк иде, ә Казан безнең янәшәдә генә. Күпчелекнең башкалада эшләвен исәпкә алсак, бу очракны бездә дип кабул итеп, әлеге йогышлы авырудан саклануга җитди карый башлау кирәк. Уйларга да куркыта, тик алга китеп карамый да булмый, көннәрдән беркөнне коронавирус Әтнәдә табылса... Әзерме безнең сәламәтлек саклау хезмәткәрләре бу чир белән көрәшергә, районда инфекция бүлеге юк. Куркып калган очракта, шик туса кемгә мөрәҗәгать итәргә? Менә шул хакта Әтнә район үзәк больницасының баш табиб урынбасары Гөлия Фәрит кызы Мифтахетдинова белән сөйләшәбез.

- Гөлия Фәрит кызы, әңгәмәне Әтнәдә короновирусның бер очрагы теркәлгән, дип ватсапта язылган хәбәргә җавап бирүдән башлыйк әле. Утсыз төтен булмый, ди халык. Бәлки...

- Ватсап хәбәре дөрес түгел. Әтнәдә коронавирус теркәлмәде. Тик бу саклану кирәк түгел, дигән сүз түгел.  Татарстанда бер очрак теркәлде. 77 кеше шикләнелә. Моңа өстәп без дә, Әтнә больницасы, 5 кешенең анализын коронавируска тикшертертә Казанга җибәрдек. Әлеге анализларны бары бер генә җирдә -  Казанда вирусология лабораториясендә генә тикшерәләр. Коронавирус, Аллаһка шөкер расланмады.  Бүгенге тәртипләр буенча, пневмония диагнозы куелган һәр авыруның анализы да коронавируска тикшертелә. Аларның анализлары да әйбәт. Тик бу да тынычланырга ирек бирми. Чит илдән кайткан кеше булса районда, Россиянең башка төбәкләреннән, Мәскәүдән  кайтсагыз,  безгә хәбәр итү мәҗбүри.  Чит илдән кайтучыларны беренче тапкыр аэропортларда тикшереп анализ алалар, ун көннән соң икенче анализ кеше кайда яшәсә, кайсы больницага беркетелгән, шунда алалар анализны. Бездә алынган анализ,әйткәнемчә,  Казанга вирусология лабораториясенә  җибәрелә. 

- Анализ бирергә больницага килү кирәк буламы?

- Хәзер бар кеше гыйлемле,хәбәрдар. Коронавирус турында укып, ишетеп беләбез. Тәртипләрен сөйләп торалар. Безнең район больницасы да ТРСәламәтлек саклау министрлыгының күрсәтмәсе нигезендә эшли. Тәртипләр шундый ук. Авырыйсыз икән, 2-21-05 телефонына "Ашыгыч ярдәм" бүлегенә шалтыратып әйтәсез. Сезне карарга "Ашыгыч ярдәм" фельдшеры, сез яшәгән участок табибы бара. Әгәр дә хәлегез әйбәт булса, шулай да тикшеренеп карыйсыгыз килсә, больницаның кабул итү бүлегенә шалтыратып, белешәсез. 

- Авырту расланган очракта, Әтнә больницасында  йогышлы авыруларны дәвалый торган бүлек юк. Бу очракта нишлисез?

- Әйе, безнең кебек халкы аз санлы булган район больницаларында йогышлы авыртулардан дәвалый торган бүлек юк.  Безнең больница РКИБ ка карый.  Йогышлы авыруларны шунда илтәбез.  Безнең больницасында ике бокс бар. Ул боксларга урамнан аерым ишекләрдән  керелә, изоляцияләнгән.  Әгәр инде коронавирус белән авыручылар күбәя калса, безнең больнөаның бер бүлеген үзгәртеп, йогышлы авырту белән чирләүчеләрне дәвалый торган итеп үзгәртү каралган. Берүк андый хәл тумас дип өметләник.  Күпсанлы булмаганда  "Ашыгыч ярдәм" машинасы белән Казанга илтәчәкбез.

 - Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре өчен махсус киемнәр каралганмы?

- Әйе. Бездә медперсоналны саклау өчен махсус киемнәр бар.

- Бүгенге көнгә районда вируслы авыртудан дәвалана торган ничә кеше  бар. Грипп белән авыручылар саны артмадымы? Карантин ничә җирдә?

- Бүгенге көнгә ОРЗ, ОРВИ белән теркәлгән 72 кеше бар, аның 13е - олы кеше, 65 е - балалар. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә мониторинг алып барыла, балалар  фильтр аша үтәләр. Температура үлчәнелә. Карантин ике җирдә  - Олы Мәңгәр балалар бакчасында һәм район больницасында. 

- Кичә шәфкать туташы редакциягә кереп, коронавирустан ничек саклану кирәклеген аңлатып, саклану кагыйдәләре язылган кәгазь калдырып чыкты. Барлык оешмаларда эшләүчеләргә дә  аңлату эшләре алып барыламы?

- Әлбәттә. Барлык оешмаларда эшләүчеләргә дә аңлатылды, инструкцияләр таратылды. Аңлату эшләре дәвам итә. Ничек саклану кирәклеге аңлатыла.

Маска кию мөһимме? 

- Саклану кагыйдәләрендә кеше күп җирләргә бара калсагыз маска кию мөһим диелгән. Тик онытмаска кирәк, бер маска ике сәгать кенә саклый ала. Алыштыру мөмкинлеген дә истә тотып алырга кирәк була. 

- Ачыклык кертүегез өчен рәхмәт.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев