Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәгә министр килеп китте

7 гыйнварда Әтнә районына ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров һәм министрның терлекчелек буенча урынбасары Ленар Гарипов килделәр.

Бүген районда ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров булып китте.

Алар «Таң» күмәк хуҗалыгында һәм «Арыш» кооперативында булдылар һәм эшләрнең барышы белән таныштылар.
Аларны Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов, Әтнә районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Марсель Гарипов һәм хуҗалык җитәкчесе Алмаз Сибәгатуллин озатып йөрде.
Әтнә районында, шул исәптән бу хуҗалыкта терлекчелеккә аерым игътибар бирелүен һәркем белә. Шул исәптән монда яшь мөгезле эре терлекләр аерым исәптә. Министр яшь терлекләрне карау һәм тәрбияләү белән танышты. Монда барысы да фәнни нигезләнгән, заманча. Нәтиҗә күзгә күренеп тора - «Таң» АХҖК, гомумән, Әтнә районы бу мәсьәләдә республикада алдынгы урыннарны алып тора. Биредә яшь бозаулар өчен яше буенча аерым бүлмәләр оештырылган. Хәтта "киптерү" бүлмәсе дә бар.

Ә бүгенге көндә Әтнә районында уртача тәүлеклеклек савымның 30 килограмм тирәсе булуы беркемгә дә сер түгел. "Таң" ҖАХК бу юнәлештә дә район лидерларының берсе булып тора.
Аннан соң Марат Җәббаров бу хуҗалыкның яңа гараж комплексында булды. Механизаторларның ял итү бүлмәсе, белгечләр эшләү өчен бүлмәләр, душ, бәдрәф һ.б. бүлмәләрне күреп сокланды. Ә икенче як үз эченә "автомат" ишекләр булган ремонт мастерскоен һәм машиналар гаражын ала. Иң мөһиме - барысы да газ белән җылытыла.
Министр «Арыш» кооперативында да булды, ә анысы халык телендә "Забойный цех" дип атала. Суярга дигән терлекләрне, нигездә, мөгезле эре терлек һәм атларны бирегә алып киләләр. Биредә ит тулысынча эшкәртелә. Һәм барысы да «хәләл» стандартларына туры килә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев