Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәгә министр урынбасары килде

Бездә зур кунак – Татарстан Республикасы Яшьләр эше министрының беренче урынбасары Ринат Наил улы Садыков.

Әтнә җиренә килүенең төп сәбәбе – “Чулпан” ял һәм сәламәтләндерү лагерендәге ремонт барышын карау булса да, бер уңайдан районда яшьләр өчен оештырылган һәм бик уңышлы эшләүче объектлар белән дә танышты ул.

Шулай да министр урынбасарының Әтнәдә булуының иң югары ноктасы – “Ашыт”та булгандыр. Ни өчен диярсез. Эш шунда, әлеге минутларда монда хатын-кызлардан торган командалар арасында волейбол ярышы бара һәм Ринат Садыков алар белән якыннан аралашып, якынлашучы бәйрәм – 8 март белән котлап, һәрберсенә чәчәк бүләк итте. Аны озатып йөргән районның башкарма комитет җитәкчесе Айрат Каюмов белән гүзәл затларга чәчәк бирүләре искитәрлек күңелле тамаша булып күренде. Хәтта волейбол ярышының үзеннән дә! Ә әлеге бәйге нәтиҗәләрен, дөресрәге аның барышын районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге оештырган турыдан-туры трансляциядән карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев