Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәләр Арчаның “Каурый каләм”е белән очрашты

"Без бер икән..!" Арчаның иҗат берләшмәсенә йөрүчеләр Әтнәгә килеп, бездә иҗат итүчеләр белән очрашырга теләк белдергәннән соң, уйга калдым. Бәлки кирәкмәс... Сүрия МИНГАТИНА Ныклап, берләшмә булып эш алып барганыбыз юк, рәсми теркәлмәгән, оешмаган, очрашулары да берләшмә дәрәҗәсендә түгел, язучылары да "Әтнә таңы" хәбәрчеләре булып кына саналалар. Арчаның һәвәскәр язучылары, шагыйрьләре,...

"Без бер икән..!"

Арчаның иҗат берләшмәсенә йөрүчеләр Әтнәгә килеп, бездә иҗат итүчеләр белән очрашырга теләк белдергәннән соң, уйга калдым. Бәлки кирәкмәс...

Сүрия МИНГАТИНА

Ныклап, берләшмә булып эш алып барганыбыз юк, рәсми теркәлмәгән, оешмаган, очрашулары да берләшмә дәрәҗәсендә түгел, язучылары да "Әтнә таңы" хәбәрчеләре булып кына саналалар. Арчаның һәвәскәр язучылары, шагыйрьләре, әллә ничә китап авторлары белән тиңләшерлек дәрәҗәдәме соң без...

"Хакимият булышлыгы белән узган ел дүрт китап чыгара алдык, зур кичәләр оештырдык..." - Татарстан Язучылар союзында "Каурый каләм" иҗат берләшмәсен 2012 елдан бирле җитәкләгән Россия Федерациясенең Мактау грамотасына лаек булган, гомере буе татар теле һәм әдәбияты укыткан, үзе дә уңышлы иҗат иткән Халидә Габделхак кызы Фәйзрахманова белән шулай сөйләшеп, очрашкан бар, хәбәрләшеп торабыз. Ни дисәң дә якташыбыз, Фатих Хөсни исемендәге бүләк иясе Радик абый Фәизов оештырган "Тукай якташлары" түгәрәге эшен берләшмә дәрәҗәсенә күтәреп актив эшләүчеләр алар, ә без...

Айга якын шулай уйлап йөрдем, үзем белән бәхәсләштем, иҗат итүчеләребезне берәм-берәм күз алдыннан уздырдым. Тәвәккәлли алмыйча районыбызның аппарат җитәкчесе Гөлнара Галяутдинова белән дә киңәшләштек һәм тәвәккәлләп очрашырга булдык. Эшләп караган бар анысы, тик дәвамлы түгел, өзеклек күп... Һичьюгы, тәҗрибәләрен өйрәнербез, үзебезнекеләрне күрсәтербез дип, 20 октябрь көнне сәгать 10га Арчаның иҗат сөючеләрен районыбызның үзәк китапханәсенә чакырдык.

Үзебезнең Гөлүсә Батталованы, Фәридә Хәсәнованы, Гөлфия Шиһапованы, Сылу Зарипованы, Җәүдәт Фәйзерахмановны, Илсур абый Шакировны... дәштек. Илсур абыйдан калганнар белән очраштык. Китапханәче кызларыбыз чәй табыны әзерләп каршы алдылар. Аппарат җитәкчебез Гөлнара Реваль кызы Галяутдинова иҗат итүчеләргә килгәннәренә рәхмәт әйтеп, чыгыш ясап, күңелләребезне күтәреп җибәрде.

Шундый җылы мөгамәләдә дәвам иттек. Күбебез социаль челтәр аша таныш булып чыкты. Факия Шәрәфетдинова әле яңарак кына ветераннар белән ике район арасындагы очрашуга килгән булган. Аралашып, бер-беребезнең эш тәҗрибәсе белән уртаклашканнан соң, һәр катнашучы үзенең иҗат җимеше белән таныштырды.

Мөкиббән булып тыңладык, башта Фәридә Хәсәнованың шигырьләренә сокландык, безнең Гөлүсәнең шигырләрен йотлыгып тыңлаган арчалар, "Гөлүсәдән соң безгә чыгыш ясавы да уңайсыз", дип тә әйтеп куйдылар. "Мин Гөлүсә дәрәҗәсендә үк иҗат итмим инде..." дип Гөлфия Шиһапова шигырьләрен укыганда күзгә яшьләр килде.

Сылу, Җәүдәт абыйны тыңлагач, сүзне арчаларга бирдек һәм өйрәндек, тыңладык, чагыштырдык, киңәшләрен яздык, фикерләрен теркәдек, сокландык... - Берләшмә юк бездә дип әйтмәгез, шул дәрәҗәдә актив эшлисез, иҗат итәсез, бик җылы очрашу булды, соңгысы булмасын иде, очрашып, фикерләр алышып торыйк, иҗат итүчеләргә мондый очрашулар бик кирәк...- дип, безне бәяләп, зурлап, хөрмәт һәм ихтирам белән рәхмәт сүзләрен әйтте Халидә ханым.

Китаплар алыштык, рәсемнәргә төштек. Таралышкач та китә алмый тилмердек. Өч сәгатькә сузылган очрашу берәүне дә ялкытмады, киресенчә җитмәде.

Музей җитәкчебез Эльмирага да "Үпкәләмәгез, истәлекле урыннарга икенче юлы керербез, тәэсирләребез болай да бик зур, яңа фикерләр белән китәбез", дип гафу үтенделәр. Ә без, китапханәче кызларыбыз белән тагын уйда. Ничек дәвам итәргә, дип фикер йөртәбез. Ә сез ничек уйлыйсыз, каләмдәшләр, әтнәләр..? Уйлашыйк әле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев