Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәләр беренчеләрдән булып яңа уңыш ашлыгыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка икмәк тапшырдылар

Әтнә районы аграрчылары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка беренчеләрдән булып яңа уңыш ашлыгыннан икмәк тапшырдылар

Каравайны тапшыру "Казан Экспо" күргәзмә үзәгендә Татарстан нефть, газ, химия форумын ачу кысаларында узды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Әтнә районы республикада беренчеләрдән булып бөртеклеләрне җыеп алды, дип билгеләп үтелә. Яңа пешкән икмәкне Рөстәм Миңнехановка район башлыгы Габделәхәт Хәкимов тапшырды.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, быелгы ел уңыш белән куандыра. Бүгенге көнгә республикада 4,5 млн. тонна ашлык җыеп алынган, 1,2 млн.га мәйдан (83%) җыеп алынган. Уртача уңдырышлылык 36,7 ц/га тәшкил итә, бу 2019 елга караганда 5 ц/га артыграк.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук ташламалы шартларда ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итеп, ел саен авыл кешеләренә ярдәм итүче нефтьчеләргә рәхмәт белдерде.

Тулырак мәгълүмат "БИЗНЕС Online". https://www.business-gazeta.ru/news/479579

Фото https://president.tatarstan.ru/pressa/photoreports/photoreport/6684699.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев