Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәләр, бу рейс уңайлы

17 июньдә Казан - Франкфурт - Казан маршруты буенча туры рейслар ачылды. Очышлар атнасына ике көн - дүшәмбе һәм җомга башкарыла. Элек Германиягә барып җитәр өчен Мәскәүдә башка самолетка күчеп утыру кирәк иде. Хәзер исә эш күпкә җиңеләйде. Татарстан белән Германия арасында рейслар ачу идеясен республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим...

17 июньдә Казан - Франкфурт - Казан маршруты буенча туры рейслар ачылды. Очышлар атнасына ике көн - дүшәмбе һәм җомга башкарыла. Элек Германиягә барып җитәр өчен Мәскәүдә башка самолетка күчеп утыру кирәк иде. Хәзер исә эш күпкә җиңеләйде. Татарстан белән Германия арасында рейслар ачу идеясен республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән.

"Аэрофлот" компаниясе кыска вакыт эчендә бу мәсьәләне тикшереп карар кылган. Тукталышсыз рейслар ачылу туристлар өчен дә, эшмәкәрләр өчен дә файдалы. Чөнки берәүләр - Германия, икенчеләре Татарстанның туристлык мөмкинлекләре белән танышса, бизнес вәкилләре исә үз эшләрен җайга сала алачак.

Туристлар да, оча артистлар да оча...

Пассажирлар 150 урынлы һава судноларында очачак. "Аэрофлот" ширкәте вәкиле әйтүенчә, беренче рейс өчен 150 урынның 76сы тулган булу - бик яхшы күрсәткеч. Очучылар арасында Татарстанның атказанган артистлары - "Фәридә-Алсу" дуэты кызлары да бар иде. Алар иртәгә, 18 июньдә Дрезден шәһәрендә булачак Сабан туена чыгыш ясарга бара. Нәкъ шушы ук рейс белән 20 июньдә Казанга кайтачак. - Шул сәбәпле, безгә Казаннан турыдан-туры Франкфуртка бару аеруча җайлы, - дип башлады сүзен дуэт солисты Фәридә Әхмәтшина.

- Әлбәттә, бу рейс ачылу туристларга да, сәяхәтчеләргә дә, шәхсән без - артистларга да бик уңайлы. Чөнки күп вакыт янга кала. "Фәридә-Алсу"ның икенче солисты Алсу Сөнгатуллина исә бүген кич Франкфурт - Казан рейсы белән Германиядә яшәүче милләттәшләребез дә кайтып төшәргә тиешлеген белдерде. "Моңа кадәр исә Германиягә туры рейслар юк иде. Башта Казаннан - Мәскәүгә, аннары Мәскәүдән Франкфуртка очарга кирәк иде. Күп сәгатьләр буе көтеп утыра идек, көн ахырына инде шактый арыла да", - ди Алсу Сөнгатуллина.

Эконом класстагы билетлар бәясе барып кайту өчен 25 мең сумнан башлана, ә бизнес-класс өчен - 60-70 мең сум. Бизнес-класс билет бәясенә тимер юлыннан да файдалану керә. Эконом-класс билеты белән тимер юлда йөрү өчен 40 евро өстәп түләргә кирәк булачак. Тукталышсыз линиядә заманча, уңайлы Airbus А320 һава суднолары хезмәт күрсәтә.

Тольятти шәһәрендә гомер итүче Наилә ханым Фирсова Казан-Франкфурт рейсы белән Германиядә яшәүче кызы янына кунакка бара. Мондый рейсның ачылуы аңа чын мәгънәсендә бүләк булган. Ул исә уйлап тормыйча, билетларын алдан алып куйган. Бәяләре буенча да бу рейс кулай икән, элек Мәскәү аша очканда, билет ике тапкырга кыйбатракка чыккан.

Казан-Франкфурт - беренче "коймак"?

Казан - Франкфурт - Казан маршруты, әлбәттә, ихтыяҗ булу сәбәпле ачыла. Татарстан башкаласы да, Германия шәһәре дә - ике эре үзәк. Әгәр Татарстан башкаласы бай тарихлы, кызыклы архитектуралы, икътисади, мәдәни, сәнәгать, спорт үзәге булып торса, Франкфурт-на-Майне исә Германиянең иң эре финанс үзәкләренең берсе. Аны хәтта коммерция шәһәре, мәдәният, белем бирү, туризм каласы, дип тә атыйлар. Әйтергә кирәк, туры рейслар ачылу Россия-Германия хезмәттәшлеге өчен дә яңа мөмкинлекләр ача. 2015 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстан белән Германия арасында товар әйләнеше якынча 1,2 миллиард доллар тәшкил иткән. Тышкы сәүдә әйләнешендә экспорт һәм импорт өлеше 54,2 һәм 45,8 процентлар булган. Россиягә карата санкцияләр нәтиҗәсендә тышкы сәүдә әйләнеше 2014 ел белән чагыштырганда 1,5 тапкырга кимесә дә, Татарстан белән 90нан артык немец компаниясе хезмәттәшлеген дәвам итә. - Бүген без инде күптәннән көтеп алынган рейсны ачабыз. Ул Татарстан Хөкүмәте, "Казан" халыкара аэропорты, "Аэрофлот" ширкәтенең уртак тырышлыгы аркасында барлыкка килде. Бу вакыйга икътисади элемтәләрне ныгытырга да ярдәм итәчәк. Әлбәттә, Европа да якынрак булачак. Аэропорт инде турыдан-туры Мадрид, Пальма де Майоркага бара торган рейсларга билет сатуны игълан итте, - ди Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров.

Ә "Аэрофлот" авиакомпаниясенең сату департаменты директоры урынбасары Дмитрий Трофимов исә мондый рейсның беренче "коймак" булуын искәртә. Чөнки бүгеннән башлап даими рәвештә туры рейс база аэропортыннан (Мәскәүдән) түгел, ә беренче тапкыр башка җирдә ачыла. Шулай итеп, Россия шәһәрен Европаның эре аэропорты белән тоташтыра. Рейслар түбәндәге расписание буенча башкарыла: - SU 2704 рейсы Казаннан иртәнге 9 сәгать 45 минутта оча, 13:05 сәгатьтә Франкфуртка килеп җитә (җирле вакыт күрсәтелгән): - кире кайта торган SU 2705 рейсы Франкфурттан 14 сәгать 20 минутта оча, ә Казанга 19 сәгать 20 минутта килеп җитә (җирле вакыт күрсәтелгән). Тулырак мәгълүматны белү, билетларны броньлап кую өчен авиакомпания сайтына, сату офисларына һәм "Аэрофлот" ширкәтенең махсус телефонына мөрәҗәгать итәргә кирәк: +7 (495) 223-5555 (Мәскәү), 8-800-444-5555 (Россия).

Чыганак: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/58884-kazan%E2%80%93frankfurt-reysyi-u%D2%A3aylyi-%D2%BB%D3%99m-kir%D3%99kle-foto.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев