Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәләр дә приз уйнатуда катнаша

2016 елның 19 августында сәгать 10.00дә "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятендә "Язылган өчен телевизор!" исемле акция буенча призлар уйнату уза. Адресы - Казан, Декабристлар урамы, 2, брифинг-зал. Призлар уйнатуга гаризалар агымдагы елның 18 апреленнән 20 июльгә кадәр кабул ителде. "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте матбугатына язылучыларга акциядә катнашу өчен 2016 елның 2 яртыеллыгына язылган...

2016 елның 19 августында сәгать 10.00дә "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятендә "Язылган өчен телевизор!" исемле акция буенча призлар уйнату уза. Адресы - Казан, Декабристлар урамы, 2, брифинг-зал. Призлар уйнатуга гаризалар агымдагы елның 18 апреленнән 20 июльгә кадәр кабул ителде. "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте матбугатына язылучыларга акциядә катнашу өчен 2016 елның 2 яртыеллыгына язылган квитанцияләрне 3 күчермәдән дә ким итмичә җибәрергә кирәк иде. Акция шартлары буенча 161 гариза килде.

Катнашучылар исемлеге һәм аларның тәртип номерлары ТАТМЕДИА сайтында бар: http://tatmedia.ru/newssee/24968

19 августтагы призлар уйнатуны тулысынча видеога яздыру һәм ТАТМЕДИА сайтының акцияләр бүлегендә урнаштыру планлаштырыла. Шулай итеп, теләүчеләр призлар уйнату барышын баштан ахырга кадәр күзәтә алалар.

Гадәттәгечә, бу акциядә Татарстан халкы гына түгел, татарлар күпләп яши торган Россия төбәкләре халкы да катнашты. Арча, Саба, Әгерҗе районнары һәм Казан шәһәреннән иң күп гариза килде.

Исегезгә төшерәбез, 12 комплект "КУКМАРА" исемле савыт-саба, өч цифрлы фотоаппарат уйнатыла, ә төп приз - диагонале 32ле телевизор!

Моннан тыш, татарстанның һәр районында "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятенең вакытлы матбугатына иң күп суммага язылган бер кеше билгеләнде. Андый катнашучылар традиция буенча уйнату нәтиҗәләренә карамастан кызыксындыру призына лаек булалар.

Реклама 16+

Акция срогы: 18.04.2016дан 20.09.2016га кадәр.

Акция буенча тулырак итеп, призлар санын һәм аларны алуны - www.tatmedia.ru сайтында белә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев