Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәләр, эссегә ничек чыдарга?

Ялларда үтә эссе буласын хәбәр иткән идек. Ә ничек чыдарга бу эссегә һәм көнне зыян тимәслек итеп ничек үткәрергә? - Иң элек шуны истә тотыгыз, эшкэ, ерак юлга җыенасыз икән, җиңелчә, һава үткәрә торган ак төстәге кием кияргә кирәк, башыгызга алырга онытмагыз, эшләпә, яулык башыгызны эссе кагудан саклар. Үзегез белән...

Ялларда үтә эссе буласын хәбәр иткән идек.

Ә ничек чыдарга бу эссегә һәм көнне зыян тимәслек итеп ничек үткәрергә?

- Иң элек шуны истә тотыгыз, эшкэ, ерак юлга җыенасыз икән, җиңелчә, һава үткәрә торган ак төстәге кием кияргә кирәк, башыгызга алырга онытмагыз, эшләпә, яулык башыгызны эссе кагудан саклар. Үзегез белән чиста су алыгыз, газлы, баллы булмасын. Әгәр дә инде сез ял көнен өйдә үткәрәсез икән, көндезге 11 сәгатьтән кичке 4 кә кадәр өйдән чыкмаска тырышыгыз. Кызынырга да кирәкми, кояш нурларының файдадан зыяны күбрәк хәзер. Балаларны иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә генә урамга алып чыксагыз яхшы. Синтетик кием кимәскә тырышыгыз. Физик көч сорый торган эшләрдән дә тыелып торсагыз яхшы. Җиңелчә ризыклар кыяр, помидор, кабачки кебек яшелчә-җиләк-җимеш белән тукланыгыз. Камыр, ит кебек ризыкларны эшкәртер өчен организмга байтак көч түгәргә туры киләчәк. Кофе, каты чәй дә эссе көнгә бик туры килеп бетми, коры су эчегез, суны күпләп эчәргә кирәкми, шешенүегез бар, аз-азлап көнгә 2-3 литр эчәргә кирәк. Исерткеч эчемлекләргә якын да бармагыз. Өйдә булсагыз салкынча душка керергә була. Яшь кызлар бизәнгәндә тон бирә торган кремнар сөртмәскә тырышыгыз, ул күзәнәкләрне каплый, тирләячәксез. Кан басымы авыруы бар икән, дуруларны вакытында эчү кирәк. Йөрәк авырулы кешеләр өйдән чыкмаса әйбәт. Инде чыкмый кала алмыйсыз икән, башыгыз эйләнеп, хәлегез начарланса, "Ашыгыч ярдәм" чакыртырга кушыгыз, ярдәм сорагыз...- дип кинәш итә район үзәк больницасының баш табибы Азат Харис улы Гарипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев