Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәләр "Иң яхшы участок инспекторын" а тавыш бирә

"Иң яхшы инспекторны" сайлыйбызмы? 2016 елның 11 сентябреннән Россия Эчке эшләр бүлеге буенча Бөтенроссия " Халык участок инспекторы" бәйгесе старт ала. Быел ул дүртенче тапкыр уза. Иң яхшы участок инспекторын халык үзе сайлый. Бу - полиция хезмәткәрләре арасында әһәмиятле булган һөнәр ияләренә эчке эшләр органнары һәм җәмәгатьчелекнең бердәм булып бәя...

"Иң яхшы инспекторны" сайлыйбызмы?

2016 елның 11 сентябреннән Россия Эчке эшләр бүлеге буенча Бөтенроссия " Халык участок инспекторы" бәйгесе старт ала. Быел ул дүртенче тапкыр уза. Иң яхшы участок инспекторын халык үзе сайлый. Бу - полиция хезмәткәрләре арасында әһәмиятле булган һөнәр ияләренә эчке эшләр органнары һәм җәмәгатьчелекнең бердәм булып бәя бирүләренең ачык мисалы.

Участок инспекторлары үзләренә караган территориядә тәүлек дәвамында кешеләр белән аралаша, Кагыйдә буларак, полициянең бүтән бүлек хезмәткәрләренә караганда, иң беренче булып халыкка ярдәмгә килә. Шул ук вакытта алар даими рәвештә алкоголизм, наркомания очракларын, иясез балаларны күз уңында тотып, башка төр җинаятьләргә каршы профилактик чаралар үткәреп киләләр. Бәйгедә катнашучылардан район буенча иң яхшы хезмәткәргә тавыш бирү 11.09.2016 дан 20.09.2016 га кадәр уза. Участок инспекторлары - Илнар Закиров, Альмир Хөсәенов һәм Фәнил Сабиров өчен сез дә тавыш бирә аласыз. Моның өчен AtninskiUUP@yandex.ru сайтына керергә генә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев