Әтнә таңы

Әтнәләр ишеттегезме, бюджетта акча артты...

Бюджетта акча артты... Татарстанның 2016 елга исәпләнгән бюджетында керем өлеше шактый арттырылды. Әйтергә кирәк, казнаның 14,3 миллиард сумга "баюы", беренче чиратта, кире кайтарылмый торган керемнәр күләме арту белән аңлатыла. Республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин сүзләренә караганда, әлеге кире кайтарылмый торган керемнәр федераль үзәк тарафыннан бүлеп бирелә. Бу - барлыгы 11,9...

Бюджетта акча артты...

Татарстанның 2016 елга исәпләнгән бюджетында керем өлеше шактый арттырылды.

Әйтергә кирәк, казнаның 14,3 миллиард сумга "баюы", беренче чиратта, кире кайтарылмый торган керемнәр күләме арту белән аңлатыла. Республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин сүзләренә караганда, әлеге кире кайтарылмый торган керемнәр федераль үзәк тарафыннан бүлеп бирелә.

Бу - барлыгы 11,9 миллиард сум дигән сүз.

- Әлеге акчаларның 6,8 миллиард сумы - авыл хуҗалыгы тармагына дәүләт ярдәме булса, юл хуҗалыгы өлкәсендә төбәк программаларын тормышка ашыруга 1,6 миллиард сум сарыф ителәчәк.

Аерым категория гражданнарны дарулар белән тәэмин итүгә 959 миллион сум акча тотылачак

. Гражданнарны тузган торактан күчерү, гомуми файдаланудагы авыл юлларын төзекләндерү, хезмәт базарындагы киеренкелекне киметүгә дә шактый зур күләмдә акча бүлеп бирелә. Яшь гаиләләрне, ятим балаларны торак белән тәэмин итүгә дә финанс ярдәме каралган, - дип ассызыклады министр.

Әлеге керемнәрдән тыш, бюджетның хәзерге үтәлешен исәпкә алып, 2016 елга исәпләнгән бюджетта салым һәм салым булмаган керемнәр күләмен дә 2,4 миллиард сумга арттыру күздә тотыла. Әлбәттә, бюджетның керемнәр өлешен арттыру чыгымнар күләменең дә артуына китерә. Шул рәвешле, закон проекты казнаның чыгым өлешен 17,7 миллиард сумга арттырырга тәкъдим итә.

Бу үзгәрешләрне исәпкә алып, 2016 елга Татарстан бюджеты керемнәренең гомуми күләме 174,9 миллиард сум тәшкил итәчәк.

Ә чыгымнар күләме исә 184,1 миллиард сумга җитәргә тиеш. Бюджет кытлыгы исә - 9,3 миллиард сум дип билгеләнгән. - Бюджет кытлыгы Татарстан бюджетында калган акчалар, акцияләр сатудан кергән финанс чаралары, Татарстан милкендәге капиталда катнашуның башка формалары һәм федераль бюджетның кредит акчалары ярдәмендә капланачак, - дип аңлатты Радик Гайзатуллин. Депутатлар әлеге закон проектын хуплап тавыш бирде. Нәтиҗәдә, документ берьюлы өч укылышта кабул ителде.

Чыганак:http://intertat.ru/tt/dengi-tt/item/59340-byudzhetta-akcha-arttyi.html

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: