Әтнәләр ишеттегезме, эшкуарлар Президентка сорауларын юллый ала

10 июнь көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" дигән проект кысаларында республика малтабарлары белән очрашачак. Эшкуарлардан сораулар исә 27 майга кадәр кабул ителә. Билгеле булганча, Татарстан Президентының елга берничә мәртәбә республика эшмәкәрләре белән шәхсән очрашып, аларны борчыган сорауларга җавап бирүе күптән инде традициягә әверелде. Республиканың эшкуарлар...
10 июнь көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" дигән проект кысаларында республика малтабарлары белән очрашачак.
Эшкуарлардан сораулар исә 27 майга кадәр кабул ителә. Билгеле булганча, Татарстан Президентының елга берничә мәртәбә республика эшмәкәрләре белән шәхсән очрашып, аларны борчыган сорауларга җавап бирүе күптән инде традициягә әверелде. Республиканың эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Тимур Нагуманов тарафыннан уздырыла торган әлеге чарада Президент һәм эшкуарлар бергәләшеп актуаль проблемалар турында үзара фикер алыша, аларны тиз арада хәл итү ысулларын эзли.
10 июнь көнне исә Рөстәм Миңнеханов малтабарлар белән инде 5 нче тапкыр очрашачак. Хәтерләсәгез, 2015 елның августында узган шундый ук чарада эшмәкәрләрне мобиль сәүдә эшчәнлеген оештыру, шәхси сәнәгать мәйданчыкларын һәм индустриаль паркларны камилләштерү, шәхси балалар бакчаларына ярдәм чаралары кебек сораулар аеруча борчыган иде. Аларның күбесе, әлбәттә, уңай якка хәл ителә, дип ассызыклый белгечләр. Рөстәм Миңнеханов исә бу чараның әһәмиятен шулай ук югары бәяли.
- Эшкуарлар белән сөйләшү-аралашуның мондый форматын алга таба да җәелдерү кирәк. Ник дигәндә, аның нәтиҗәсен күрәбез. Түрәләр тәнкыйть сүзен тыңлый белергә тиеш. Без эшкуарларны нәкъ менә тыңларга, кирәк икән, тиешле каралар кабул итәргә бурычлы, - дип саный Президент.
Тимур Нагуманов сүзләренә караганда, "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты ике арадагы мөнәсәбәтләрне тамырдан үзгәрткән. - Соңгы ике ел эчендә хакимият органнарының бизнес вәкилләренә карашы үзгәрде. Аларның эшчәнлеге үтә күренмәле була башлады. Түрәләр үзләре өчен "уңайсыз" сорауларга да әзер. Әле алай гына да түгел, төрле оешма һәм идарәчелекләр бизнес белән тыгыз хезмәттәшлеккә омтыла, - дип белдерә Тимур Нагуманов.
Шул рәвешле, теләге булган һәр малтабар Рөстәм Миңнехановка үз шәхси соравын юллый ала.
Моның өчен бизнес-власть.рф сайтында теркәлү узу яки RT@ombudsmanbiz.ru электрон адресына махсус гариза җибәрү дә җитә. Сораулар 8-(843) 203-44-17 телефоны аша да кабул ителә.
Гариза һәм сорауларны 27 майга кадәр юлларга кирәк. http://intertat.ru/tt/dengi-tt/item/58048.html
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 май 2022 - 19:03Блогер Альбина Фазлыеваның әнисеннән коймак рецепты Әлеге коймак башта газда, ә аннары әзер булганчы духовкада пешә.6700
-
25 май 2022 - 15:50Ләйлә Фазлыева: Әти-әниләр белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды Ата-аналар белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды.8500
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.30900
-
25 май 2022 - 14:20Хөрмәтле гражданнар! 2022 елның 26 маенда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында балаларның җәйге ялын һәм сәламәтләндерүне оештыру мәсьәләләре буенча “кайнар линия”булачак.8300
-
25 май 2022 - 13:14“Хезмәткә һәм оборонага әзер” Аерымлык билгеләрен һәм таныклыкларыгызны алып китәргә онытмагыз!9400
-
25 май 2022 - 12:10Безнекеләр бит алар Арча шәһәрендә "Мөнәҗәтләр-рухи мирасыбыз" бәйгесенең бүләкләү тантанасы узды.10700
-
25 май 2022 - 10:52АО «Транснефть - Прикамье» провело технический семинар молодых специалистов в Татарстане Ежегодный технический семинар молодых специалистов прошел на базе Альметьевского РНУ. В нем приняли участие 30 молодых специалистов из пяти филиалов и аппарата управления АО «Транснефть - Прикамье».8700
-
25 май 2022 - 10:05Мәскәүдә ковид амнистиясе игълан ителде Мәскәү мэры Сергей Собянин ковид амнистиясе игълан итте.16900
-
23 май 2022 - 13:36"Килен төшә бүген авылга... "
-
23 май 2022 - 13:35БТИ
-
19 май 2022 - 11:27БТИ
-
14 май 2022 - 16:05Өч районнан – 25 % Язның тоткарлануы игенчелеккә генә түгел, терлекчелеккә дә сизелерлек тискәре йогынты ясый.33600
-
7 май 2022 - 15:20Районда язгы чәчү эшләре башланып китте Ниһаять, Татарстанда язгы чәчүне чын мәгънәсендә "гөрли" дип әйтергә мөмкин: республикада язгы чәчүгә керешмәгән районнар гомумән дә калмады.21400
-
25 май 2022 - 14:20Зөлфия апайны җиңүе белән котлыйбызБүген Казан шәһәре Ленин мәдәният йортында Татарстан Республикасы ветераннар арасында үзэшчән башкаручыларның "Балкыш" 7 нче республикакүләм фестиваленең гала-концерты узды.21200
-
23 май 2022 - 13:20"Килен төшә бүген авылга... " дип аталган бик матур чара булып узды Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы , 15 май Гаилә көне уңаеннан һәм милли туй гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен пропагандалау максатыннан китапханәбезнең уку залында туй йолалары һәм гореф гадәтләренә багышланган " "Килен төшә бүген авылга... " дип аталган бик матур чара булып узды.50701
-
24 май 2022 - 12:00Әтнә мәктәбендә узган соңгы кыңгырау бәйрәменнән фотолар Бүген Олы Әтнә мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме булып узды.48600
-
23 май 2022 - 11:30“Сибгат Хәкимнең авылга кайтуы” Сибгат Хәким музеена Күәм урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары класс җитәкчеләре белән экскурсиягә килделәр.33400
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.30900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика