Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәләр, салым түләүдә ташламалар да бар

Кабат салым турында Редакциябезгә соңгы вакытта салым түләү белән бәйле сораулар белән еш мөрәҗәгать итәләр. "Авыл җирендә яшәүче пенсионерларга салым түләүдә ташламалар бар дип ишеткән идек. Дөрес булса бу машинасы булган пенсионерларга да кагыла икән. Шул турыда тәфсилләбрәк язып чыга алмассызмы икән", - дип мөрәҗәгать итте безгә Казан шәһәреннән Олы...

Кабат салым турында

Редакциябезгә соңгы вакытта салым түләү белән бәйле сораулар белән еш мөрәҗәгать итәләр. "Авыл җирендә яшәүче пенсионерларга салым түләүдә ташламалар бар дип ишеткән идек. Дөрес булса бу машинасы булган пенсионерларга да кагыла икән. Шул турыда тәфсилләбрәк язып чыга алмассызмы икән", - дип мөрәҗәгать итте безгә Казан шәһәреннән Олы Әтнәгә күчеп кайткан Фаягөл исемле райондашыбыз. Әлеге сорауны дәүләт салым инспекциясенең Әтнә районы буенча җаваплы белгече Зөлфия Әмир кызы Маликовага юлладык.

  • Дөрестән дә, җир милеге булган пенсионерларга салым түләүдә ташламалар каралган. Шулай ук 100 ат көченә кадәр көчәнешле трансопрт чарасы хуҗасы булган беренче, икенче группа инвалидларга да ташламалар каралган. Ташламалардан файдалану өчен тиешле документлар белән салым бүлегенә барып гариза язарга кирәк була. Бу турыда күбрәк мәгълүмат алу өчен салым бүлегенең үзенә мөрәҗәгать итәргә яки 2- 10 - 97 телефоны аша шалтыратып белешергә кирәк.

    Салымнарны 1 декабрьгә кадәр түләп бетерү мәҗбүри. Шулай булмаган очракта вакытында түләмәгән өчен пеня түләргә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев