Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәләр, килеп эшләгәнне көтмәгез!

Нәрсә турында язарга җыенганымны аңлагансыздыр инде. Капка алларыгызга чыгып күз салыгыз әле, чалгы белән чыксагыз да була. Сүрия МӘХМҮТОВА Хөрмәтле райондашлар, яздан башлап көз җиткәнче, кар төшкәнче чисталык турында язарга мәҗбүрбез. Укып туя да торгансыздыр, тик язмый да булмый. Урамнарда йөрибез, һәркайсыбызга Аллаһы Тәгалә күрер өчен күз биргән. Кайбер капка...

Нәрсә турында язарга җыенганымны аңлагансыздыр инде. Капка алларыгызга чыгып күз салыгыз әле, чалгы белән чыксагыз да була.

Сүрия МӘХМҮТОВА

Хөрмәтле райондашлар, яздан башлап көз җиткәнче, кар төшкәнче чисталык турында язарга мәҗбүрбез. Укып туя да торгансыздыр, тик язмый да булмый. Урамнарда йөрибез, һәркайсыбызга Аллаһы Тәгалә күрер өчен күз биргән. Кайбер капка төпләренә туктап сокланып карап торабыз. Фантазия ничек җитәдер, гөлбакча ясаганнар. Ә шуның күршесендә кеше буе алабута, кычыткан, үлән үскән. "Кулы кай җиргә үскән икән бу кешенең, йөрәкне мамыкка төрде микән әллә", дип китәсең. Чабып була бит, чаба белмәсәң ураклар да сатыла. Борын заманга кайтмасак, бензинлы кул чапкычлары да бар күп кешедә. Алар белән дә сөйләшеп була...

Кайбер чатларда чүпләр чәчелеп ята, трактор чүп җыймый, дип әйтергә җыенмагыз да, җыя. Тик шул трактор йөргән вакытка чыга белмибез. Я узып киткәч, чыгарып куябыз, я башка кайчан "суга"... башкача әйтеп булмый. "Поле чудес"ка менеп карагыз әле, анда бик җайлы ысул тапканнар, күп капка алдында капкачлы кисмәкләр. Башта аптырыйм идем, нишли икән болар дип. Алар чүп салыр өчен икән, пакетлы чүпне шунда чыгарып куялар, капкачын ябалар. Чүп җыючы тракторчы ачып ала да ябып куя. Карга да чукымый, чиста да.

Чиста булмаганыбызга берәү дә гаепле түгел, үзебез генә. Авыл җирлеге дә, коммуналь хуҗалык оешмасы да эшли. Әле генә район үзәгенең Совет урамыннан йөрүчеләр күргәндер, урамның Олы Әтнә авыл җирлегенә караган өлешендә - иминиятләү бинасыннан башлап, Арча ягында урнашкан кибетләргә кадәр, бордюр кырыйларына җыйналып торган пычракны чистарталар. "Тракторны коммуналь хуҗалык бирде, аның алдыннан 4 хезмәткәр балчыкны кырып, тракторга салалар. Беррәттән Яңа Әтнә авылы урамнарына вак таш түшәү эше башланды, вак таш шулай ук Шәкәнәч, Кече Әтнә авылы урамнарына да җәеләчәк. Әлеге эшне ОАО "Татавтодор" Арча филиалы Әтнә участогы юлчылары башкара", - диделәр Олы Әтнә авыл җирлегендә.

Яңа зиратка фундамент та эшләнә, коймасы профильдән, бизәкле итеп ясалачак. Зиратларыбыз чистартыла.

Һәр кеше үз капкасын, үзе яшәгән җирлекне чистартса, бик чиста буласы. Иренмик әле, җәмәгать.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев