Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәләр полиция хезмәткәрләрен котлый

Бүген, 10 ноябрьдә, районыбыз Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Эчке эшләр буенча Халык комиссарлары карары нигезендә 1917 елның 10 ноябрендә милиция оешты, бу бәйрәм 1962 елдан билгеләп үтелә. Замана таләпләре милиция исемен полициягә алыштырды... Әтнә Эчке эшләр бүлегендә бүгенге көндә 36 белгеч хезмәт куя. Аларның тырыш,...

Бүген, 10 ноябрьдә, районыбыз Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Эчке эшләр буенча Халык комиссарлары карары нигезендә 1917 елның 10 ноябрендә милиция оешты, бу бәйрәм 1962 елдан билгеләп үтелә. Замана таләпләре милиция исемен полициягә алыштырды... Әтнә Эчке эшләр бүлегендә бүгенге көндә 36 белгеч хезмәт куя. Аларның тырыш, намуслы хезмәте нәтиҗәсендә көнебез имин, төннәребез тыныч уза. Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз. Ходай сезне сәламәтлектән аермасын, гаиләләрегез имин, хезмәтегез тыныч булсын. Гомерегезне куркыныч астына куя торган көннәр бөтенләй дә булмасын... Була калса, Аллаһы Тәгалә үзе сакласын. Хезмәтегез өчен район халкының рәхмәтен кабул итегез! Яңа үрләр яуларга насыйп булсын. Бәйрәм белән сезне!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев