Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәләр, салым бурычларын түләттерәчәкләр

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан берләштерелгән бюджетына салым бурычларын түләттерү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Чара барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин да катнашты. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстан Республикасы берләштерелегән...

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан берләштерелгән бюджетына салым бурычларын түләттерү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Чара барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин да катнашты.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстан Республикасы берләштерелегән бюджетына салым бурычлары бар, шул ук вакытта аларның арта баруы күзәтелә. Без хакимият ягыннан социаль йөкләмәләрне үтәүне тәэмин итәргә тиеш, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, барлык хәлләрне исәпкә алып, мөмкин булган бөтен резервларны берләштерелгән бюджетка керем өлешендә бурычларны эзләтеп алуга юнәлдерергә кирәк. Татарстан Республикасы Президенты шулай ук искәрткәнчә, бүген республика бюджетындагы беренчел социаль чыгымнарның чагыштырма күләме 75%тан артык.

Бюджет исәбеннән мохтаҗ гражданнарга социаль ярдәм күрсәтелә, юллар салу һәм ремонтлау, торак пунктларын төзекләндерү, гражданнарның тормыш дәрәҗәсен күтәрү мәсьәләләре хәл ителә, мәктәпләр, балалар бакчалары, башка социаль объектлар эше тәэмин ителә, диде Рөстәм Миңнеханов. Барлык бу дәүләт вазыйфалары кискен шартларда үтәлә. Рөстәм Миңнеханов хокук саклау органнарын, тармак министрлыкларын һәм башка ведомстволарны Татарстан Республикасы берләштерелегән бюджетына салым бурычларын түләттерү буенча актив эшләргә өндәде. «Бурычларын түләмәүчеләргә законнарда каралган бөтен чаралар да кулланылырга тиеш, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты кыска вакыт эчендә Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салым түләүләре буенча бурычларны бетерү өлешендә төгәл план эшләргә тиеш». Ул массакүләм мәгълүмат чараларында бу мәсьәлә буенча актив кампания уздырырга өндәде.

«Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салым түләүләре буенча бурычларны каплау турында» Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай ук ведомствоара комиссия төзергә кушты, бу комиссия Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салым түләүләре буенча бурычларны каплау мәсьәләсен даими рәвештә тикшереп торырга тиеш, диде ул.

Чыганак:http://tat.tatar-inform.ru/news/2016/07/12/122958/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев