Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәләр шигырь тыңлады, парк белән танышты

"Татарстан командасы" иҗтимагый башлангычлар хәрәкәте кысаларында бүген районыбыз үзәге Олы Әтнәдә берничә чара узды. Иң элек район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре якташ шагыйрьләребезнең шигырьләрен укыдылар, аларга шигырь сөючеләр дә кушылды. Әлеге иҗади бәйрәмнән райондашлар үзәк паркка күчтеләр. Анда Олы Әтнә мәктәбенең җиденче сыйныф укучылары парк белән таныштылар. Парк һәм скверлар елы...

"Татарстан командасы" иҗтимагый башлангычлар хәрәкәте кысаларында бүген районыбыз үзәге Олы Әтнәдә берничә чара узды.

Иң элек район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре якташ шагыйрьләребезнең шигырьләрен укыдылар, аларга шигырь сөючеләр дә кушылды. Әлеге иҗади бәйрәмнән райондашлар үзәк паркка күчтеләр. Анда Олы Әтнә мәктәбенең җиденче сыйныф укучылары парк белән таныштылар. Парк һәм скверлар елы уңаеннан укучыларга районыбызның ветераннар советы рәисе Миңгазиз абый Зиннәтов эчтәлекле чыгыш бүләк итте. Элек урман хуҗалыгында эшләгән Миңгазиз абыйны рәхәтләнеп тыңладылар укучылар. Иртәгә урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне икәнен дә искәртте ветеран.

"Бездә зур урманнар юк, киләчәктә менә бу паркта үскән агачлар сезгә урманны хәтерләтеп торыр..."- диде ул. Соңыннан укучыларның сорауларына бик рәхәтләнеп җавап бирде. Ә укучылар аннан сон парк белән, анда утыртылган агачлар белән таныштылар. Аннан соң башлангыч сыйныф укучылары асфальтка рәсем ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев