Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәләр, вакцина ясаттыгызмы? Быелгысы хәтәр...

Кисәтү Әтнәләр, вакцина ясаттыгызмы? Быелгысы хәтәр... Шулай дип куркыталар. "Гонконг" килә, диләр. Сүрия МИНГАТИНА Шуңадыр врачлар гриппка каршы вакытында вакцина ясатырга кирәк, диләр. Җитмәсә, РФ баш санитар табибы Анна Попова: "Быелгы кыш "Гонконг" гриппын алып килә. А гриппы штампы үзгәрде һәм бу безне хәвефләндерә. Бу төр грипп 1960 нчы еллар...

Кисәтү

Әтнәләр, вакцина ясаттыгызмы? Быелгысы хәтәр...

Шулай дип куркыталар. "Гонконг" килә, диләр.

Сүрия МИНГАТИНА

Шуңадыр врачлар гриппка каршы вакытында вакцина ясатырга кирәк, диләр. Җитмәсә, РФ баш санитар табибы Анна Попова: "Быелгы кыш "Гонконг" гриппын алып килә. А гриппы штампы үзгәрде һәм бу безне хәвефләндерә. Бу төр грипп 1960 нчы еллар ахырында теркәлгән. Авыр узуы, җитди ялкынсынулар бирүе һәм дөньядагы 10 мең халыкны алып китүе белән истә калган. Бу төр грипп белән Россия халкының 4 проценты гына авырган ә бу халыкта әлеге гриппка каршы иммунитет юк, дигән сүз. Һәм без быел кышын бик җитди ситуация белән очрашырга мөмкинбез, шунлыктан саклануның иң җайлы ысулы - вакцина ясату", - дип кисәтә.

Борчылмагыз, "Вакцина ясатырга әле вакыт җитәрлек, чөнки прививка ясагач, организмда иммунитет барлыкка килү өчен 12 көн вакыт кирәк. Һәм бу иммунитет ел буена саклана. Гомумвакцина ясау 20 ноябрьгә кадәр дәвам итә", - диләр район үзәк больницасы табиблары.

"Вакцинасы чынмы икән ссоң?" - шулай сорашабыз. Чындыр, безгә ясадылар, вакцина кадагач, хәйран "селкетте". Аннан соң "Ясала торган "Совигрипп" вакцинасы нәкь менә 2016-2017 елгы грипп өчен...", - дип аңлатты табибә Лилия Сибагатова.

Беләсездер, грипп вирусы бүген дә кеше тормышына куркыныч тудыручы вирусларның берсе булып кала. Бу йогышлы авыру белән теләсә-кем чирләргә мөмкин, чөнки вирус һава аша сөйләшкәндә, төчкергәндә-йөткергәндәй эләгә. Авырту авыру кеше белән аралашканнан соң санаулы сәгатьләр эчендә йога һәм кисәк кенә тән температурасы 38-40 градуска күтәрелүдән башлана, калтырата, баш авырта, мускуллар сызлый. Авыру йөткерә, хәл бетә. Берәүләр гриппны җиңелчә уздыра, икенчеләр урыннан тора алмый ята. Үлем очраклары да аз түгел. Чирләү белән генә түгел, грипп төрле ялкынсынулар китереп чыгаруы белән хәтәр. Ул үпкә, сулыш органнары ялкынсынуы, пневмония, бронхит, отит авыртулары белән дәвам итә. Аеруча үпкә ялкынсынуы хәтәр, диләр табиблар. Чөнки үлемгә китерүче сәбәпләрнең берсе булып кала.

Ничек сакланып була? Иң элек прививка, сәламәтлегегез кадерле булса, вакцина ясатыгыз. Узган ел ясаткан идем, Аллага шөкер, авырмадым. Быел да ясаттым. Вакцина түләүле түгел. Ә гриппны Яңа ел һәм кышкы каникуллардан соң көчәеп китәр дип фаразлыйлар. Профилактик чараларны да истән чыгармыйк. Туйганчы йоклау, файдалы ризыклар ашау, физкультура белән шөгыльләнү, саф һавада йөрү, эш белән ялны аралаштыру мөһим. Кискен сулыш юллары авыруларыннан чирләүчеләр белән саграк аралашырга кирәк. Эпидемия вакытында кеше күп булган урыннарда йөрмәскә киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев