Әтнәләр йөгерде дә, ГТО нормативлары да тапшырды
Әтнә халкы теләп, рәхәтләнеп йөгерде бу көнне.
Кичә, шимбә көнне Милләтләр кроссы кысаларында узган бәйге Әтнә халкына икеләтә бәйрәм бүләк итте. Яшь үзенчәлегенә бәйле рәвештә төркемнәргә бүленеп мәктәп укучылары да, өлкәннәр дә үз көчләрен сынап карадылар. Соңыннан җитәкчеләр дә 1 һәм 2 чакрымга чаптылар. Шөкер, көне кояшлы, аяз иде.
Соңыннан ГТО нормативлары тапшыручылар да булды. Бу хакта һәм кросс фотоларын соңрак тәкъдим итәрбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев