Әтнә таңы

Әтнәләрне туры эчәк рагы борчуга салды

Сәламәтлек Әтнәләрне туры эчәк рагы борчуга салды Хөрмәтле редакция! Диспансерлаштыру вакытында эчэктә рак бармы-юкмы икәнлеген ачыклар өчен анализ алдылар. Бу чир нидән килеп чыга, аны дәвалап буламы? Шул хакта языгыз әле. Исемемне язмыйм. Сүрия МӘХМҮТОВА Редакциягә әнә шундый хатлар да килә.Чирләр күәйгәннән күбәя, белеп тә бетерә торган түгел. Әлеге авырту...

Сәламәтлек

Әтнәләрне туры эчәк рагы борчуга салды

Хөрмәтле редакция! Диспансерлаштыру вакытында эчэктә рак бармы-юкмы икәнлеген ачыклар өчен анализ алдылар. Бу чир нидән килеп чыга, аны дәвалап буламы? Шул хакта языгыз әле. Исемемне язмыйм.

Сүрия МӘХМҮТОВА

Редакциягә әнә шундый хатлар да килә.Чирләр күәйгәннән күбәя, белеп тә бетерә торган түгел. Әлеге авырту турында участок терапевты Лилия Нурияздан кызы Сибагатова сөйләде.

- Туры эчәк рагы Япониядән кала барлык алга киткән илләрдә күзәтелә. Әлеге чир ирләрдә дә, хатын-кызларда да очрый. Башка яман шеш авырулары арасында 3 нче урынны алып тора.

- Нилектән килеп чыга?

- Авырту күп очракта ит һәм терлек майларын артык күп ашаудан, клетчатканы аз кулланудан һәм хәрәкәтнең аз булуыннан барлыкка килә. Шулай ук эчәклектәге хроник авыртулар да, русча әйтсәк, проктит, язвенный проктосигмоидит, болезнь Крона яман шешне барлыкка китерергә мөмкин. Әлеге чир тиз генә таралмый. Башта ул озак вакыт бер урында эчәклек буенча - өске һәм аскы өлешкә таба үсә. Туры эчәкне бөтенләе белән каплап алыр өчен 1,5-2 ел вакыт кирәк. Шуннан соң шеш туры эчәк янындагы органнарга тарала башлый: таз сөякләренә, эчәклекнең сттенкасына, соңыннан кан һәм лимфа буенча яман шеш күзәнәкләре бөтен организмны чолгап ала. Туры эчәк яман шеше бавырга, үпкәгә, якын урнашкан лимфоузелларга метастазлар бирә. Бүтән яман шеш авыртулары кебек туры эчәк рагы да 5-15% очракта табибка баргач кына беленә.

Реклама

- Туры эчәк рагының билгеләре нинди?

- Әлеге чир булса, арт юлдан кан, лайла яки үлекнең бүленеп чыгуы күзәтелә. Эч китү белән эч кату да аралаша. Ттуры эчәктә авырту һәм уңайсызлыклар сизелә. Олы йомышны үтәгәндә авырта. Организм хәлсезләнә, тиз аручанлык күзәтелә.

- Чир ничек ачыклана?

- Туры эчәк рагын арт юлдан тикшереп беләләр. Моны табиб-проктолог ачыклый. Шулай ук бу авыртуны тизәк анализыннан да белеп була. Бу анализ тизәктәге күренмәгән канны ачыкларга булыша. Бездә дә диспансерлаштыру узган вакытта бу анализны карый башладылар. Анализ 48-75 яшькә кадәрге кешеләрдән алына. Агымдагы елда диспансерлаштыру узучылар арасында 1403 кешенең анализы тикшерелде. Шуларның 113ендә начар нәтиҗәләр күзәтелде. Бу анализ буенча гына яман шеш диагнозы куелмый. Диагнозны раслау өчен ректороманоскопия яки колоноскопия үткәрәләр. Бу тикшерүләр вакытында биопсия ясап, шешнең нинди икәнен ачыклыйлар.

- Дәвалап буламы? Табиблар бу сорауга ничек җавап бирә?

- Туры эчәк рагын операция ясап дәвалыйлар, кайбер очракта операция урынына химиятерапия ягъни нурланыш терапиясе кулланалар. Кайсысы авыру өчен кулайрак икәнен һәрбер очракта табиб-проктолог билгели. Кеше вакытында табибка мөрәҗәгать итсә, табиб әйткәнне үтәсә, уңай нәтиҗәләргә ирешеп була. Өметне өзмәскә кирәк.

- Әңгәмә өчен рәхмәт.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: