Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәнең 38 килодан артык кабагын үлчи алмаганнар

Күәм авылының Батталовлар гаиләсендә үскән кабакның газетабызда үткән бәйгедә җиңү яулавы турында хәбәр иткән идек инде. Эчке эшләр бүлегенең җәза үтәтү инспекциясе башлыгы Клара Кадимова алар өчен махсус бүләк әзерләгән иде. Редакциябезгә кунакка чакырылган Гөлүсә Батталовага ул аны тантаналы рәвештә тапшырды да. Хуҗалыкта кирәкле әйбер, хуҗабикәнең хыялы - үлчәү иде...

Күәм авылының Батталовлар гаиләсендә үскән кабакның газетабызда үткән бәйгедә җиңү яулавы турында хәбәр иткән идек инде. Эчке эшләр бүлегенең җәза үтәтү инспекциясе башлыгы Клара Кадимова алар өчен махсус бүләк әзерләгән иде. Редакциябезгә кунакка чакырылган Гөлүсә Батталовага ул аны тантаналы рәвештә тапшырды да. Хуҗалыкта кирәкле әйбер, хуҗабикәнең хыялы - үлчәү иде бүләк. " Күптән шундый үлчәүгә кызыгып йөри идем. Бик зур рәхмәт сезгә",- дип шатлыгы белән уртаклашты Гөлүсә үзе. " Кабакның моннан да зуррагы бар иде, анысын үлчәүгә күтәреп көчкә салган идек, үлчәп кенә булмады, күрсәтми"...- дип елмая хуҗабикә. Ә бәйгедә катнашкан кабакка килгәндә, аннан пешергән бәлешне Казаннардан әйләнеп кайтканнан соң, бөтен гаиләләре, туганнары белән бергәләп ашаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев