Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәнең 81 яшьлек "автобабае" киләсе елга да бәйгедә катнашачак

"Исән чакта- барачакмын" Татарстан Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рәфкать Миңнехановның "Икенче елга да катнашасызмы?" дигән соравына әнә шулай дип җавап биргән Мәхмүт абый Сабиров. "Автобабай- 2015" бәйгесендә быел икенче тапкыр катнашкан ул. - Төшеп киләм шулай машинада, таяк селкеп туктатты Фәнил. Быел да барып кайтыйк инде, Мәхмүт абый,-ди....

"Исән чакта- барачакмын"

Татарстан Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рәфкать Миңнехановның "Икенче елга да катнашасызмы?" дигән соравына әнә шулай дип җавап биргән Мәхмүт абый Сабиров.

"Автобабай- 2015" бәйгесендә быел икенче тапкыр катнашкан ул. - Төшеп киләм шулай машинада, таяк селкеп туктатты Фәнил. Быел да барып кайтыйк инде, Мәхмүт абый,-ди. Каршы килеп булмый бит инде аларга. Ярар,- дидем. Үзләре өйдән алып китәләр, кайтарып куялар. Тазалык булганда, бернәрсәсе дә юк,- дип сөйли Мәхмүт абый. Тазалык димәктән, сөбханалла, әлегә бирешерлек түгел әле. Әнә быелгы бәйгедә интервью алучы җурналист кыз: - Сезгә чыннан да 81 яшьме соң?- дип шикләнеп сорагач, хәтта паспортын чыгарып күрсәтергә туры килгән.

"Автобабай- 2015" бәйгесендә катнашучылар арасында иң өлкәне булган ул. " Башта йөртү хокукы алгандагы кебек, кагыйдәләрне тест рәвешендә тапшырдык. Аннан соң "фигуралы йөрү" буенча имтихан булды",-дип искә ала ул. Соңгысында Мәхмүт абый жюри тарафыннан беренче урынга лаек дип табыла. Монда инде осталык, гомер буе тупланган тәҗрибә үз ролен уйнамый калмагандыр. "Машинаның үзем йөрткән кебек " ундүртле" булуы да ярдәм итте",- ди үзе.

Мәхмүт абый Сабиров руль артында өзлексез стажы - 55 ел. Шул чор эчендә бер генә тапкыр да юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаган . Үз гомерендә өч машина алыштырган. "Иң беренче алган машинам " җиделе" иде,"-ди. Аннан "алтылыга" күчкән . Әле йөргән "ундүртле"сен исә кызы бүләк иткән. Әтнәдә ул бүгенге көндә берүзе гомер кичерә. Тормыш иптәше вафат булганга да инде ун еллап вакыт үткән. "Кызларым, оныкларым бар, атна саен кайтып торалар",- дип куана Мәхмүт абый. Үзе дә һәрвакыт хәрәкәттә. "Көн саен машинам белән чыгып , бер әйләнеп кермәсәм, ашавым ашау түгел",- дип елмая.

"Автобабай - 2015" бәйгесеннән махсус диплом, истәлек бүләкләре белән кайткан Мәхмүт абый. Яңа руль артына утыручыларга киңәшләре дә юк түгел. " Бер минут бернәрсәне дә хәл итми. Шуңа да ашыкмагыз. Юлда бер-берегезгә юл куя белегез",- ди ул.

Без исә Мәхмүт абый Сабировка киләчәктә дә бары уңышлар телибез. Юлларында һәрчак яшел утлар гына янсын аның.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев