Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәнең Бәрәскәсендә грузин Роман каршылады

Төзекләндерү Бәрәскә мәктәбе яңара Мәктәпләрдә укулар тәмамлану белән белем бирү йортларында урак өсте башлана. Чөнки киләсе уку елына бар да укучыларны яңартылган мәктәпләрдә каршыларга тырыша. Сүрия МИНГАТИНА Җәйге чорда мәктәп бакчаларын карап йөрергә яратам, аларда үзгә бер тәртип һәм яңалык. Һәрбер мәктәптә шулай. Юл уңае туры килеп, Түбән Бәрәскә мәктәбенең...

Төзекләндерү

Бәрәскә мәктәбе яңара

Мәктәпләрдә укулар тәмамлану белән белем бирү йортларында урак өсте башлана. Чөнки киләсе уку елына бар да укучыларны яңартылган мәктәпләрдә каршыларга тырыша.

Сүрия МИНГАТИНА

Җәйге чорда мәктәп бакчаларын карап йөрергә яратам, аларда үзгә бер тәртип һәм яңалык. Һәрбер мәктәптә шулай. Юл уңае туры килеп, Түбән Бәрәскә мәктәбенең бакчасына керәсе иттем. Ә анда мине Роман каршы алды. Кем мин, нишләп йөрим янәсе. Ул мине сорый, мин аны. Аңлаштык, мәктәптә капиталь ремонт бара икән. Үзе әйткәнчә, бу Арча грузины әлеге төзекләндерү эшләре алып барган бригаданың җитәкчесе булып чыкты.

"Алты кеше эшлибез, егетләребез тырыш, барысы да грузин түгел, татарлары да бар, әле монда тышкы яктагы эшләр белән мәшгульләр. Мәктәпнең эченә керәм дә димәгез, кертмим, сезнең өчен җавап бирәсем килми, нәрсә эшләргә тиеш без, барысы да ялт иткән булыр", - дип тезеп китте Роман газетадан икәнемне белгәч. "Безне бик әйбәт эшлиләр дип языгыз инде",- дип шаяртып алды егетләр.

"Начар эшләмибез, алар шаярганга карамагыз, иртән иртүк киләбез, төнгә кадәр без монда. Ашарга да үзебез белән алабыз. Без борчулы түгел, мине районыгызда күп җитәкче белә. Хөрмәт итәм әтнәләрне, Әдһәм Зиннәт улы исәнендә Күәмдә эшләгән иде минем бригада. Начар, дип искә алмыйлардыр. Мондагы җитәкчеләрне дә ошаттык. Мәктәпне бар дип беләләр, хәлебезне сорашалар, кызыксыналар дип үзенчә бәяләп тә алды.

Ленин исемендәге хуҗалык җитәкчесе Илгиз Вилдан улының мөнәсәбәте дә бригаданың эшенә уңай. "Мәктәптә капиталь төзекләндерү эшләре башланып китте, дәүләт программасы нигезендә башкарыла бу. Берничә бригада эшләп карады монда, эшләрен ошатмадык. Менә шушы бригадага тукталдык. Әлегә, Аллага шөкер, эшләреннән зарлана алмыйм. Төзекләндерү эшләре сентябрьгә төгәлләнер дип уйлыйбыз. Яңартылган мәктәп укучыларны яңа директор, яңа завуч белән каршы алачак...", - ди хуҗалык башлыгы Илгиз Хәйруллин.

Нәкъ тә менә шундый капиталь төзекләндерү эшләре районыбызның Иске Өҗем мәктәбендә дә бара. Ә калган мәктәпләр елдагыча агымдагы ремонт эшләре белән шөгыльләнәләр, кайсы буйый, кайсы ватылганны төзәтә. Укулар башланырга әле айдан артык вакыт бар. Шулай булгач, һәр мәктәп укучыларын яңача "елмаеп" каршы алачак. Илләр генә тыныч булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев