Этнэ таны

Әтнәнең өч авылында байлар яши - фоторепортаж

Бу авылларны беләсегез киләдер инде, әйтсәм әйтим: Югары Шашы, Түбән Шашы һәм Күңгәр авыллары.

     Ни өчен байлармы? Бүген бу өч авылда "Байлар өйдәме?" дигән чарада катнашучылар, моңа инанганнардыр. Чөнки һәр йорт хуҗасы:"Байлар өйдә...", дип каршылады үзләренә килүчеләрне.

Аптыратырлык, кызыгырлык, сокланырлык һәм көнләшерлек.  Әлеге бәйрәмдә булучыларның тәэсирләре тирән.

  Бу, югыйсә, гади генә чара- Сабантуйга бирнә җыю. Хәзер генә күп авылда  гадигә калды ул, тавыш-тынсыз гына кереп, бүләк җыеп чыгып китәләр. Мәҗбүри хезмәт... ә элек гармуннар, биеп-җырлап күңел ачу иде.  Нинди икәнен менә бу "Байлар өйдәме?"не укыгач, исегезгә төшереп сагынып куярсыз.

    Иртәнге сәгать 8дә Югары Шашы  авылында башланды "Байлар өйдәме?", сәгать 10 да Түбән Шашы авылында булды. Күңгәрләр төш уртасында көтеп алды аларны. Һәр йорт хуҗалары коштабак белән тәм-томнар , конфетлар күтәреп чыктылар, мәйданга дип әзерләгән бүләкләрен бирнә җыючыларга  бирделәр. Ә бала-чага учлап-учлап конфет җыйды, нинди учлап кына. Пакетлап. Өч авыл саен байтак җыйнала бит.

Реклама

   Ә бәйрәмнең матурлыгы, рәхәтлеген берни белән дә алыштыра торган түгел. Милли киемнәрдән киенгән егетләр колгага бүләкләрне элә, ә кызлар йомырка җыя... -  бизәлгән атлар, гармуннар, колга күтәргән егетләр һәм урам тулы халык.

- Бер безнең җирлектә саклана мондый чара. Электән килгән матур гадәт бу. Бәйрәм җитәрәк "Байлар өйдәме?"нең көне билгеләнә, шушы җирлектән чыгып китүчеләргә, авылда яшәүчеләргә алдан хәбәр ителә. Бу көнне бар әти-әни кечкенә балаларын алып, байларны күрергә кайта. Яшь киленнәр беренче бирнә җыюга ирләр күлмәге алып куя, нәзер әйтүчеләр, алдан  артта калып килгән йөгерешчегә, я атка бүләген әзерләп куя. Һәр өй яратып, көтеп әзерләгәне коштабак тулы конфет, тәм-томнар...- дип сөйлиләр әлеге чарада катнашучылар горурланып.

Урам тулы халык, бәйрәм кәефе ...- Күңгәр авыл җирлегендә менә шулай бирнә җыялар. Бу  чара авыл җирлеге хезмәткәрләре, мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл яшьләре әзерли. Чынлап та байлар яши бу авылларда. Матди яктан гына бәяләнми бу бәйрәм. рухлары нык аларның, нигезләре нык.

Берләштерә торган мондый чаралар һәр җирлеккә кирәк, югыйсә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: