Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәнең Күңгәре дә яңа клублы була

Күңгәр дә яңа клублы була Татарстан Республикасының максатчан программасы нигезендә районыбызның Күңгәр авылындагы элекке мәдәният йорты бинасына капиталь ремонт үткәрелде. "Өр-яңа мәдәният йорты салып куйган кебек булды... карап туйгысыз", - авыл халкының әнә шулай сөйләшкәләгәнен ишеткәләгән идем. Тик бу дәрәҗәдәдер дип башыма да килмәде. Тышы искитәрлек, күпмедер дәрәҗәдә техникум бинасын...

Күңгәр дә яңа клублы була

Татарстан Республикасының максатчан программасы нигезендә районыбызның Күңгәр авылындагы элекке мәдәният йорты бинасына капиталь ремонт үткәрелде. "Өр-яңа мәдәният йорты салып куйган кебек булды... карап туйгысыз", - авыл халкының әнә шулай сөйләшкәләгәнен ишеткәләгән идем. Тик бу дәрәҗәдәдер дип башыма да килмәде.

Тышы искитәрлек, күпмедер дәрәҗәдә техникум бинасын хәтерләтә. Эчке матурлыгы аеруча ошады, 350 урынлы тамаша залы да күз явын алырлык.

- Клубы клуб инде, икенче катка күтәрелеп ФАП өлешен карагыз әле, авыл халкы ышана торган да түгел..- диделәр мәдәният йорты эчендә йөргәндә, күтәрелдем дә телсез калдым. Баштарак үзләре дә шундый хисләр кичергәннәрдер. Йөреп чыкмалы түгел, мини больница дисәң дөресрәк булыр: кабул итү бүлмәсе дә, балаларга прививка ясау бүлмәсе дә, хатын-кызлар өчен бүлмә дә бар монда һәм тагын әллә ничә.

- Санитария таләпләренә җавап бирә торган, бик уңайлы. Мебельләр кайтасы бар, әле үзебездә булганны гына биреп тордык, башта эшләп торырга ярый.Фельдшер Гөлүсә Әкберова үз эшен яхшы белә, аңа санитарка Рилә Шакирова ярдәм итәчәк. Халык канәгать булыр дип уйлыйбыз...- ди район үзәк больницасы җитәкчелеге. ФАП эшли.

Ә мәдәният йорты түбәсе астында авыл җирлеге бинасы да урнашкан. Һәркайсына аерым ишектән керәсе булгач, тагын да уңайлырак.

"Мәдәният йортын быел ачабыз, Алла боерса, әле аз-маз эшләре бар, тагын эшләргә кешесе җитеп бетми...", - ди район мәдәният бүлеге җитәкчесе Азат Хәйретдинов.

Элек мәдәният йортының икенче катында китапханә урнашкан иде, күчкән, хәзер Күңгәр урта мәктәбендә эшли.

Сүрия МИНГАТИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев