Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәнең олпат шәхесләренә "ТАССРның 100 еллыгы" истәлек билгесен тапшырдылар

Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры бинасында районыбызның олпат шәхесләренә ТАССРНың 100 еллык юбилее уңаеннан чыгарылган истәлек билгесен тапшырдылар.

Билгене тантаналы шартларда "Созвездие-Йолдызлык"ның гала -концерты барышында  район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Фәнил улы Каюмов тапшырды.

    Әлеге бүләккә  Сәламәтлек саклау өлкәсендә озак еллар эшләп, халык сәламәтлеген саклауга зур өлеш керткәне өчен,  район больницасы баш табибы булып эшләгән Азат Харис улы Гарипов, озак еллар мәгариф бүлеген җитәкләп, намус белән хезмәт иткән  Наил Гомәр улы Габидуллин, театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен, Наил Фәрит улы Габидуллин  ( юлда булу сәбәпле хатыны Илсия апа Габидуллина алды), мәдәният өлкәсендә озак еллар эшләүче Гөлүзә Әбрар кызы Сираҗиева, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге  намуслы хезмәт өчен,  Эдуард Гатаулла улы Сәмигуллин, терлекчелек өлкәчсендә озак еллар намус белән эшләүче Миләүшә Котдус кызы Сәмигуллина, һәм авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гыйльметдин улы Хәйретдинов лаек булды.

Тантана барышында шулай ук районыбыз территориясендә үз продукциясен җитештереп, аңа "ТАССРның 100 еллыгы" мәгълүмати тамгасы кую хокукына ия булган эшмәкәрләргә  сертификатлар тапшырдылар.  

Аңа Миллиҗанов Илшат Мөхтәр улы, "Мирас" җитәкчесе, "Әтнә икмәк пешерү" цехы җитәкчесе лаек булды. 

Ф.Филатова фотосы, С.Мингатина видеосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев