Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Тоннель» операциясе башлана

Бу хакта Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рамил Гәрәев хәбәр итә. Операция 14 сентябрьдә узар дип көтелә. Шул ук вакытта узган атнада район юлларында 3 вак юл һәлакәте теркәлгән. Бер йөртүче - йөртү хокукы булмаган, сигез йөртүче техник яктан төзексез машина руле артына утырган өчен җаваплылыкка...

Бу хакта Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рамил Гәрәев хәбәр итә. Операция 14 сентябрьдә узар дип көтелә. Шул ук вакытта узган атнада район юлларында 3 вак юл һәлакәте теркәлгән. Бер йөртүче - йөртү хокукы булмаган, сигез йөртүче техник яктан төзексез машина руле артына утырган өчен җаваплылыкка тартылган. Юл һәлакәте урынын калдырып киткән, штрафын вакытында түләмәгән, спиртлы эчемлекләр кулланып руль артына утыр­ган, җәяүлегә юл бирмәгән,йөк машинасы белән үзәк урамга кергән, юл билгесенә туктамаган, страховкага язылмаган килеш йөргән, «обгон»га чыккан берәр йөртүчегә дә штрафлар түләргә туры киләчәк. Юлны дөрес урыннан чыкмаган ике җәяүле, куркынчсызлык каешын такмаган өч йөртүче, документларын оныткан тагын өч йөртүче, страховкасыз йөргән дүрт йөртүче, номерлары пычрак булган машинада йөргән унбер йөртүчегә дә протоколлар төзелгән. Рамил Гәрәев шулай ук юлларда йөргәндә киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булуга игътибарны көчәйтүне сорый. Руль артына спиртлы эчемлекләр кулланып утыручыларга исә бу гадәтләрен туктатыр­га вакыт. Штрафлар саллы, җитмәсә таныклыкны ел ярымнан гына, яңадан имтихан биреп алырга туры киләчәк. Таныклыкны вакытында тапшырмасаң, бу гомер буена да сузылырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев