Әтнә таңы

ТР Премьер-министры урынбасары Әтнә районы хезмәтчәннәренә рәхмәт белдерде

ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөтчелек өлкәсендә югары күрсәткечләргә ирешкән Әтнә районы хезмәтчәннәренә рәхмәт белдереп, район хакимияте башлыгы Габделәхәт Хәкимовка телеграмма җибәрде. "Сезне һәм авыл хезмәтчәннәрен, аеруча терлекчеләрне сөтчелек өлкәсендә тарихи нәтиҗәгә - тәүлегенә тулаем 200 тонна сөт савып алуга ирешүләре белән чын күңелдән...

ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөтчелек өлкәсендә югары күрсәткечләргә ирешкән Әтнә районы хезмәтчәннәренә рәхмәт белдереп, район хакимияте башлыгы Габделәхәт Хәкимовка телеграмма җибәрде.

Реклама


"Сезне һәм авыл хезмәтчәннәрен, аеруча терлекчеләрне сөтчелек өлкәсендә тарихи нәтиҗәгә - тәүлегенә тулаем 200 тонна сөт савып алуга ирешүләре белән чын күңелдән котлыйм, - диелә котлауда. - "Шахтер" (33,5 т), "Таң" (33 т), "Тукай" (29,6 т), Ленин исемендәге токымлы терлекләр заводы (28,7 т), "Мәңгәр" (20,3 т) хуҗалыклары көндәлек сөт җитештерү күләмен арттыруга үзләреннән бигрәк тә зур өлеш кертә. Шулай ук "Дусым", "Күшәр", "Күңгәр" хуҗалыклары терлекчеләре дә алдынгылардан калышмаска тырыша. Терлекчелек фермаларының барлык хезмәткәрләре - машина белән сыер саву осталары, ветеринария белгечләре, мал табибларының фидакарь хезмәте нәтиҗәсе бу! Сезнең район авыл хуҗалыгы җирләренең 100 гектарына иң күп сөт җитештерүче булып тора. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм алга таба да уңышлар телим".

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: